Барлык яңалыклар
Спорт
22 апрель 2022, 15:35

Балтачта йөзү буенча ярышлар узды

Бүген,  22 апрель көнне, “Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексында Балтач районы  hәм Яңавыл  шәhәре  йөзүчеләре  арасында йөзү буенча дусларча турнир узды.

Балтачта йөзү буенча ярышлар узды
Балтачта йөзү буенча ярышлар узды

Бүген,  22 апрель көнне, “Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексында Балтач районы  hәм Яңавыл  шәhәре  йөзүчеләре  арасында йөзү буенча дусларча турнир узды.

Турнирның  максаты  яшь йөзүчеләр  арасында физик культураны hәм спортны, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән.

Ярышларны ачу тантанасында сәламләү сүзе  белән  "Яшьлек" комплексы  директоры Фәрит Галимов чыгыш ясады. 

—Спорт кешегә көч бирә, рухын ныгыта, эшкә сәләтен арттыра. Барыгызга да бүгенге ярышта уңышлар телим. Көнегез истә калырлык булсын,  йөзүләр күтәренкелек, сәламәтлек өстәсен,—диде ул.

Ары таба сүз дусларча турнирның судьясына —Айрат Йосыповка бирелде. Ул ярыш кагыйдәләре белән таныштырып үтте. Катнашучылар алдында, яшь категориясен исәпкә алып, 50­—100 метр дистанцияне ирекле стильдә йөзеп үтү бурычы тора иде.

Көрәшнең җитди буласы стартның башыннан  ук билгеле иде. Йөзүчеләр, беренче булып йөзеп килү – бу әле җиңү түгеллеген беләләр. Үз яшь категориясендә барлык йөзүчеләр арасында иң яхшы вакытны күрсәтү мөhим. Шуңа күрә ярышлар тәмамланганнан соң барысы да нәтиҗәләрне игълан итүне түземсезлек белән көттеләр.

Бәйге барышында җанатарларның көч бирүе, үз спортчылары өчен җан атып йөзүләрне тамаша кылуы дусларча атмосфера тудырды, аларны җиңүгә рухландырды.

100 метр араны йөзү буенча 2005—2006нчы елгы егетләр арасында 1нче урынны Эмиль Гыйльмиев (Яңавыл), кызлар арасында 1нче урынны— Алия Әхкамова (Балтач), 2нче урынны Ләйлә Каhировалар (Балтач) яуладылар.

Шул ук араны йөзү буенча 2007—2008нче елгы егетләр арасында беренчелекне Даниэль Фәтхетдинов (Яңавыл) яулады. Икенче урынны— Марат Хазбулатов (Яңавыл), өченче урынны Данил Акбиров (Балтач) алды.  Ә кызлар арасында 1нче урынга—Эвелина Сафина (Яңавыл), 2нче урынга— Камилла Фәләхиева (Балтач)  hәм 3нче урынга Диләрә Галишанова  (Балтач) лаек булды.

50 метр арага йөзү буенча 2010нчы елгы егетләр арасында беренче урында—Азамат Исламов (Яңавыл), икенче урында—Әмир Әхкамов (Балтач), өченче урында —Назар Сафин (Яңавыл).  Кызлар арасында призлы урыннарга—Элина Әнвәрова (Балтач), Айгизә Исмәгыйлева (Яңавыл), Элина Өметдиновалар (Балтач)  лаек булдылар.

2011—2012нче елгы малайлар арасында беренчелеккә—Тимур Сабиров, 2нче урынга—Әмирхан Хуҗин, 3нче урынга Рафаэль Тукташевлар (Яңавыл) чыктылар. Шул ук елгы кызлар арасында Энҗе Әхмәдиева (Яңавыл), Элиза Мадиарова(Яңавыл) , Нелли Муллахмәтова (Балтач) призлы баскычларга күтәрелделәр.

25 метр араны йөзү буенча 2013—2014нче елгы малайлар арасында призлы урыннарга Артём Персицкий, Радель Тимершин hәм Нәзир Хисмәтуллин (Яңавыл),  ә кызлар арасында Зөлфия Нуруллина, Зөлфия Сабирова (Яңавыл) hәм Элина Низамова (Балтач) ия булдылар.

Гадәттәгечә, ярышларның иң күңелле мизгелләре —катнаш эстафета белән тәмамланды. Яшь йөзүчеләр сынатырга күнекмәгән. Җиңү өчен көрәшкән спортчылар моны янә бер кат исбат иттеләр. Командаларның hәркайсы бердәм булып җиңү өчен тырышты. Киеренке көрәштә  Яңавыл шәhәренең “Дулкын” командасы җиңү яулады, икенче урынны Балтач районы командасы алды.

Ярышлар ахырында призлы урыннарны алган йөзүчеләрне "Яшьлек" физкультура-сәламәтләндерү комплексы  директоры Фәрит Галимов котлады. Ул җиңүчеләргә hәм призёрларга грамоталар hәм медальләр тапшырды.

– Бүген сез барыгыз да үзегезне тиешле дәрәҗәдә күрсәттегез. Сезнең әлеге спорт төре белән шөгыльләнүегез шатландыра,–дип билгеләп үтте ул.

Балтачта йөзү буенча ярышлар узды
Балтачта йөзү буенча ярышлар узды
Балтачта йөзү буенча ярышлар узды
Балтачта йөзү буенча ярышлар узды
Балтачта йөзү буенча ярышлар узды
Балтачта йөзү буенча ярышлар узды
Балтачта йөзү буенча ярышлар узды
Балтачта йөзү буенча ярышлар узды
Балтачта йөзү буенча ярышлар узды
Балтачта йөзү буенча ярышлар узды
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: