Барлык яңалыклар
Спорт
20 апрель 2022, 10:37

Чемпионнар тәрбияләүче

Айваз Фируз улы үзе исә – гер спорты буенча Русия спорт мастеры. Хезмәт юлының башында районда гер спортын популярлаштыруга күп көч салды ул.

Чемпионнар тәрбияләүче
Чемпионнар тәрбияләүче

Айваз Сафетдинов Балтач районы балалар hәм үсмерләр спорт мәктәбендә 2001 елдан башлап уңышлы эшли, 2010 елдан алып – директор вазифасында. Ике дистә нәтиҗәле хезмәт дәверендә Айваз Фируз улы спорт мастерлыгына 6 кандидат, массакуләм разрядлы 80нән артык спортчы тәрбияләде.

Айваз Фируз улы үзе исә – гер спорты буенча Русия спорт мастеры. Хезмәт юлының башында районда гер спортын популярлаштыруга күп көч салды ул. Соңгы елларда армспорт буенча республика hәм ил чемпионнарын тәрбияли Айваз Сафетдинов. Аның укучылары – армспорт буенча республика җыелма командасының әйдәүче спортчылары. Аларның hәрберсенең иң зур пьедесталларын гына барлап үтик: Алмаз Хәбибуллин – армрестлинг буенча Русия спорт мастерлыгына кандидат, 2015нче елда Идел буе Федераль округының армрестлинг буенча Чемпионатында 1нче, Русия Беренчелегендә – 3нче, 2016 елда Русия Беренчелегендә – 2нче урыннарны яулады, Болгариядә үткән Европа Беренчелегендә 6нчы урын нәтиҗәләрен күрсәтте. Радим Галиуллин 2018 елда Русия чемпионы булды. Талантлы спортчы кызыбыз Азалия Хәмәтнурова тренеры Айваз Сафетдинов җитәкчелегендә 2018 елда Идел буе федераль округында – 3нче нәтиҗәгә ирешсә, 2019 елда Чехов шәhәрендә үткән Русия Беренчелегендә чемпион исемен яулады. Азалия  Русия спорт мастерлыгына кандидат нормаларын да уңышлы үтәде.

2019 ел Балтач армспортчылары өчен, гомумән, уңышлы булды. Русия спорт мастерлыгына кандидат Данил Садыков – үз авырлык категориясендә 1нче, Динар Хиҗәпов – 2нче, Ләйсән Сафетдинова, Алмас Сәләхетдинов, Руслан Кашапов, Тимур Әхмәдуллиннар – 3нче, Эльвина Зиннурова 4нче урыннарны яуладылар. Алмас, Тимур hәм Руслан – 2018 елда Идел буе федераль округы ярышларында да 2нче hәм 3нче урыннарга чыккан спортчыларыбыз.

Соңгы вакытта чикләүләр спорт үсешенә аяк чалуга карамастан, 2020 елда Екатеринбург шәhәрендә ярышта катнашып, Азалия Хәмәтнурова – Русия чемпионы исемен алды. 2021 елда Идел буе Федераль округы Беренчелегендә  Азалия 2нче урынга лаек булды, Айгөл Хәбибуллина 3нче урынга чыкты. 2020нче елда Идел буе округы буенча Камилә Дәүләтшина өченче нәтиҗә күрсәтте. 2021 елда Данил Гыйльмуллин Орел каласында үткән ярышларда Русия чемпионы исемен яулады.  Болар, кабатлап әйтәм, hәр спортчыбызның иң зур җиңүләре. Алар арасында төбәк hәм республика ярышларында катнашу hәм призлы урыннар ята.Зур җиңүләрнең нигезендә көндәлек даими, көчергәнешле күнекмәләр, тырышлык hәм максатчанлык ята. Әлеге спортчыларыбыз - Айваз Фируз улы җитәкчелегендә Русия Беренчелегендә Башкортстан өчен ярышкан егет-кызлар. Чехов шәhәрендә үткән ярышларда алар  команда зачетында 3нче урынны яуладылар. Моңа кадәр Башкортстан чемпионатында балтачлылар командасы – 1нче, Идел буе округында 2нче урыннарны алган иде. Тренерның үсмерләрне спорт дөньясына гына түгел, җиңү артыннан җиңүләргә әйди белүе соклангыч. Айваз Фируз улының тормыш иптәше Лариса Фәгдәт кызы да спорт мәктәбендә эшли, ул ГТО администраторы. Кызлары Ләйсән армрестлинг белән яратып шөгыльләнә, ә уллары Аскар гер спортында беренче адымнарын ясый.

Айваз Сафетдинов югары нәтиҗәләргә ирешүче спортчыларны тәрбияләүгә, әзерләүгә, физик культура hәм спортны үстерүгә керткән зур өлеше өчен “Русия Федерациясенең Почетлы тәрбия hәм мәгариф хезмәткәре”, “БРның мәгариф алдынгысы” күкрәк билгеләре, “БР Яшьләр сәясәте hәм спорт министрлыгына 90 ел” медале, БР Армрестлинг федерациясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.

Автор:
Читайте нас: