Барлык яңалыклар
Спорт
19 апрель 2022, 14:51

Балтач көрәшчеләре – безнең горурлыгыбыз

Шушы көннәрдә, 14нче апрель көнне,  Иске Балтач авылында 2007-2008нче елларда туган яшүсмерләр арасында Башкортстан Республикасы мәктәп укучыларының  XXIV  Спартакиадасы исәбенә көрәш буенча зона ярышлары узды.

Балтач көрәшчеләре – безнең горурлыгыбыз
Балтач көрәшчеләре – безнең горурлыгыбыз

Көрәш ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын,көдрәтен күрсәтә торган спорт төре. Көрәш рухы бервакытта да югалмаган. Төрле бәйрәмнәрдә, җыеннарда, сабантуйларда бил алышу, көрәшү традицияләре буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән.

Бүгенге көндә милләтебезнең йөзек кашы булган милли көрәш буыннан буынга тапшырылучы изге ядкарь. Көрәш бүген халкыбызны дөньяга танытыр өчен дә, кемлегебезне күрсәтер өчен дә, дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәүче халкыбызны берләштерү өчен дә хезмәт итә.

Безнең Балтач районында көрәш  секцияләре эшләп килә. Малайларыбыз, егетләребез көрәшергә өйрәнеп үсә. Яшь буын сау-сәламәт, таза булып үссен өчен районыбызда бар мөмкинчелекләр дә бар...

Районыбызда көрәшкә бик зур игътибар бирелә. Төрле район, республика күләмендә ярышлар уздырыла.

Шушы көннәрдә генә, 14нче апрель көнне,  Иске Балтач авылында 2007-2008нче елларда туган яшүсмерләр арасында Башкортстан Республикасы мәктәп укучыларының  XXIV  Спартакиадасы исәбенә көрәш буенча зона ярышлары узды.

Кунакларны сәламләү сүзе белән район мәгариф начальнигы—Фәнис Шәймөхәмәтов чыгыш ясады. Балтач җиренә җыелган көрәшчеләрне шундый күркәм спорт бәйрәме белән тәбрикләп, бәйгене ачык дип игълан итте ул.

Ары таба балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Айваз Сафетдинов ярышларның кагыйдәләре белән таныштырып, барлык спортчыларга уңышлар hәм җиңүләр теләде.

Шушы милли көрәш буенча бәйгегә көч сынашырга Аскын, Караидел hәм Балтач районнары командалары җыелды.

Бәйгене тиешле югарылыкта уздыру өчен Балтач районы балалар hәм яшүсмерләр спорт  мәктәбе коллективы зур көч салган.  Көрәш бәйрәменә төрле районнардан  50дән артык  яшь көрәшче җыелды. “Яшьлек” физкультура-сәламәтлек комплексы спорт залы ярышларга җыелган  яшь көрәшчеләр hәм аларның җанатарларының  көрәш рухы белән сугарылып,шау-гөр килеп торды.

Спортчыларның көчле икәнлеге, ярышларга яхшы әзерлектә килгәнлекләре hәм җиңүгә омтылулары ярышларның тәүге минутларыннан күренде. Җанатарларның көч бирүе, үз командалары өчен җан атып бәйгене тамаша кылуы дусларча атмосфера тудырды, үз спортчыларын җиңүләргә рухландырды.

Ярышлар көрәшнең традицион кагыйдәләре буенча узды.

Гомуми ярыш нәтиҗәләре буенча зона спартакиадасында кызу көрәштә беренче урынны Балтач районы спортчылары яулады. Мактаулы икенче урынга Караидел районы командасы чыкты. Өченче урынны Аскын районы вәкилләре алды.

Безнең район спортчыларының  шәхси нәтиҗәләргә килгәндә беренче урынны  Рәмил Фәттахов (36 килограмга кадәр авырлык категориясендә), Данил Бакиров (40 килограмга кадәр авырлык категориясендә), Айдар Гафурҗанов (50 килограмга кадәр авырлык категориясендә), Рөстәм Зиганшин (55 килограмга кадәр авырлык категориясендә), Алмаз Гайнуллин (70 килограмга кадәр авырлык категориясендә) hәм Рамил  Шәрәфиев (70 килограмнан артык  авырлык категориясендә) яуладылар.

Икенче урынга Тимур Вәлиев (45 килограмга кадәр авырлык категориясендә) чыкты.

Өченче урынга  Илмар Ахатов (60 килограмга кадәр авырлык категориясендә) hәм Илшат Шакиров (65 килограмга кадәр авырлык категориясендә) лаек  булдылар.

– Үземне берничә спорт төрендә сынап карадым, күңелемә ятышлысын эзләдем.  Милли көрәшне бөтен барлыгым белән үз иттем. Сабан туенда да әлеге спорт төрен яратып карый идем, аннары бергә уйнап үскән дусларым көрәш белән кызыксына башлагач, үзеннән-үзе тартылдым. Халкыбызның йөзе, ата-бабаларыбызның борынгыдан сакланып калган йола-уеннарыннан берсе бит ул,—ди Рамил Шәрәфиев.

Ярыш булгач, җиңелү дә булмый калмый, мондый вакытта характерлар ныгый  hәм үз өстеңдә тагын да ныграк эшләргә көч туа. “Нинди генә авырлыклар, хәтта күз яшьләре булса да, бу спорт төренә кереп китсәң, кире чыгып булмый”,–дип әйтә көрәшчеләр.—Көндәшеңнең биленә сөлге урап, аны күтәреп, аркасына салу – үзе ни тора бит.

Яшь чактан ук  көрәшеп үскән, көрәш мәйданнарында чыныгу алган малайларыбыз , егетләребез киләчәктә биек  үрләрне яулаганда, юлларында киртәләр очратканда авырлыклар алдында сыгылып төшмичә, күңелләрендә көрәш рухын сүндермичә алга атларлар дигән өмет зур.

Шундый ышанычлы нәтиҗәләр тренер-укытучы Ирек Камалов hәм Рәшит Карамовларның ярышларга әзерлекне югары дәрәҗәдә алып баруын hәм нәтиҗәле эшләүләрен күрсәтә. Көрәшчеләребезне  hәм аларның тренерларын  бу ярышларда лаеклы җиңүләре  белән котлыйбыз hәм финал ярышларында да уңышлы чыгыш ясауларына ышанабыз.

Балтач көрәшчеләре – безнең горурлыгыбыз
Балтач көрәшчеләре – безнең горурлыгыбыз
Балтач көрәшчеләре – безнең горурлыгыбыз
Балтач көрәшчеләре – безнең горурлыгыбыз
Балтач көрәшчеләре – безнең горурлыгыбыз
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: