Уфа шәһәрендә каратэ (киокусинкай) буенча “Салават Юлаев кубогы” Бөтенрусия ярышлары үтте. Ярышларда илебезнең төрле төбәкләрдән 500дән артык спортчы катнашты.
Безнең районнан ярышларда тренер Евгений Андреев җитәкчелегендәге "Яшьлек" физкультура-сәламәтлек комплексы "Каратэ" секциясендә тәрбияләнүчеләр Гүзәл Субушева, Илназ Хәбиров һәм Вадим Гариповлар чыгыш ясады.
45 килограммга кадәр авырлык категориясендә 14-15 яшьлек кызлар арасында Гүзәл Субушева 3нче урынны яулады.
Спортчыларыбызга алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар телибез.