Барлык яңалыклар
Спорт
10 апрель 2022, 12:06

Балтач районында волейбол үсешенең 70 еллыгына багышланган турнир узды

9 апрель көнне “Яшьлек” физкультура-сәламәтлек комплексында Балтач районында волейбол үсешенең 70 еллыгына багышланган турнир узды.

Балтач районында волейбол үсешенең 70 еллыгына багышланган турнир узды.

Район Хакимияте башлыгы исеменнән  физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Максим Ахтариев кунакларны Балтач районында волейбол үсеше юбилее белән тәбрикләде.  “Яшьлек” физкультура-сәламәтлек комплексы директоры Фәрит Галимов барлык катнашучыларга уңышлар һәм җиңүләр теләп ярышларны ачып җибәрде.

Котлау сүзе белән Рәфкәт Даутов чыгыш ясады. Ул безнең районда волейбол үсеше турында сөйләп  узды.

Волейбол безнең районда  якынча 1950-нче елларда үсә башлады . Ул вакытта волейбол командасының җитәкчесе Сәбих Вәлинуров иде.  Аның җитәкчелегендәге команда төрле зона, республика һәм район кимәлендәге ярышларда уңышларга иреште. Ул вакыттагы  команданың составын билгеләп үтәсе килә:  Вил Ахунов, Нәзир Испатов, Рәхиб Әлтәпов, Альберт Фазлыетдинов, Рәфкәт Даутов, Рамил Хаҗимуллин, Рәшит Сабиров.

1972 елда Рәхиб Әлтәпов җитәкчелегендә яңа команда оеша, ул Башкортостан Республикасының төньяк зонасы арасында иң көчле командаларның берсе була. Команда составында Фәрдәт Хәйруллин, Радик Низамов, Рәфкәт Хәмәтов, Владислав Газизов, Рүдәл Солтанов, Фәрит Шәйбәков, Ирек Вәлинуров, Мәдехәт Гәрәев, Хаккый Хәйдәров  уйнады.

1990 нчы елларда Айрат Садыйков җитәкчелегендә өченче буын команда формалаша. Команда составында Илдар Шәймөхәммәтов, Шамил Гыйниятуллин, Алмаз Абдуллин, Фидәрис Хәмитов, Илнур Шәртдинов, Рөстәм Шәйнуров, Илдар Гатин, Илдар Ахунов, Илмаз Мифтахов һәм Илнар Фәридоновлар булды.

Әлеге турнирга командалар ныклап әзерләнгәннәр.  Уеннар волейболның рәсми кагыйдәләре буенча узды, шуңа күрә спортчылар ярышларга бөтен җаваплылык белән карадылар.

Ярышлар яхшы эмоциональ дәрәҗәдә үтте.  Командалар арасында ярышлар кызу барды. Нәтиҗәләр буенча 1нче урынны “Беркуты Урала” район яшьләре командасы яулады. Икенче урында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы. Өченче урынга физкультура-сәламәтлек комплексы командасы чыкты. 4нче урынга полиция хезмәткәрләре лаек булды.

Барлык җиңүчеләр hәм призёрлар  Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Балтач районында волейбол үсешенә көч салган ветераннарга – Радик Низамов, Рәфкәт Даутов, Рәфкәт Хәмәтов, Фәрдәт Хәйруллиннарга  район Хакимияте исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Балтач районында волейбол үсешенең 70 еллыгына багышланган турнир узды.
Балтач районында волейбол үсешенең 70 еллыгына багышланган турнир узды.
Балтач районында волейбол үсешенең 70 еллыгына багышланган турнир узды.
Балтач районында волейбол үсешенең 70 еллыгына багышланган турнир узды.
Балтач районында волейбол үсешенең 70 еллыгына багышланган турнир узды.
Балтач районында волейбол үсешенең 70 еллыгына багышланган турнир узды.
Балтач районында волейбол үсешенең 70 еллыгына багышланган турнир узды.
Балтач районында волейбол үсешенең 70 еллыгына багышланган турнир узды.
Автор:
Читайте нас: