Барлык яңалыклар
Спорт
7 апрель 2022, 09:36

Безнекеләр беренче урында

Безнең район яшь шахматчыларына тиңнәр булмады.

Безнекеләр беренче урында
Безнекеләр беренче урында

6нчы апрель көнне Мишкә районында Башкортстан Республикасы мәктәп укучыларының XXIV Спартакиадасы исәбенә шахмат буенча зона ярышлары узды. 

Мишкәдә  безнең район командасына  шахмат буенча  ярышларда тиңнәр булмады, алар  җиде команда арасында 1 нче урынны яуладылар.

Бу турнирның шәхси казанышлары арасында беренче урынны Артур Айдарбәков, икенче урынны Тимур  Ахмадияров, 4нче урынны Айнур Айдарбәков , 6нчы урынны Әлфия Әхкамова алдылар.

Спортчыларны һәм тренер - укытучы А. А. Шәйхлисламов,  беренче тренер Ф. М. Гәрәевларны   чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз, республика ярышларында алга таба да шундый матур җиңүләр телибез.

Безнекеләр беренче урында
Безнекеләр беренче урында
Безнекеләр беренче урында
Автор:
Читайте нас: