Барлык яңалыклар
Спорт
6 апрель 2022, 09:12

Шашка буенча дөнья чемпионы Тамара Тансыккужина дөнья рейтингыннан чыгарылды

Бөтендөнья шашка федерациясе президенты Якек Павлички аның исемен шәхсән алып ташлаган, ди Русия җыелма командасының баш тренеры Юрий Черток.

"Ул якташы, элеккеге вице-премьер, хәзерге вакытта Польшаның Мәдәният һәм милли мирас министры Петр Глинскийга кушылды.  Ул  Европа Берлегенең мәгариф, яшьләр, мәдәният һәм спорт Советы утырышында Русия мәдәниятен иҗтимагый киңлектән юкка чыгарга өндәгән иде. Русия спортын иҗтимагый киңлектән төшереп калдырырга җыена. 1нче апрельдә чыгарылган яңа рейтинг исемлегендә Тансыккужина турында искә алу тулысынча бетерелде”,  - диде Юрий Черток.

2021нче елда, Польшада шашка буенча дөнья чемпионатында, оештыручылар флагны Тансыккужина өстәленнән Русия флагын алып куелган иде. Аның көндәше Наталья Садовская да теләктәшлек белдереп Польша флагын алып куйды. Тамара Тансыккужина ул чемпионатта җиңүче булды һәм җиденче тапкыр дөнья чемпионы исемен яулады.

 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: