Барлык яңалыклар
Спорт
31 март 2022, 13:35

Балтач районында “Сәламәтлек” спартакиадасының зона ярышлары бара

Әлеге вакытта чаңгы  буенча эстафета ярышлары  нәтиҗәләре билгеле.

Балтач районында “Сәламәтлек” спартакиадасының зона ярышлары бара
Балтач районында “Сәламәтлек” спартакиадасының зона ярышлары бара

Әлеге вакытта Балтач районында Башкортстан Республикасы мәгариф оешмалары арасында “Сәламәтлек” спартакиадасының зона ярышлары бара.  Бу ярышларда  ун районның мәгариф хезмәткәрләре көч һәм җитезлекләрен  сыныйлар.

Спартакиада барышында  командалар арасында волейбол, өстәл теннисы уеннары, чаңгы һәм кул көрәше буенча  ярышлар бара.

Әлеге вакытта чаңгы  буенча эстафета ярышлары  нәтиҗәләре билгеле. Беренче урында – Нефтекама шәһәреннән спортчылар, 2нче урында – Балтач районы мәгариф хезмәткәрләре, 3нче урында Мишкә районы вәкилләре.

Ярышлар тәмамлангач беренчелекне яулаучы командалар билгеле булачак.

Балтач районында “Сәламәтлек” спартакиадасының зона ярышлары бара
Балтач районында “Сәламәтлек” спартакиадасының зона ярышлары бара
Балтач районында “Сәламәтлек” спартакиадасының зона ярышлары бара
Балтач районында “Сәламәтлек” спартакиадасының зона ярышлары бара
Автор:
Читайте нас: