Барлык яңалыклар
Спорт
14 март 2022, 12:54

ГТО сәламәт һәм актив булырга өйрәтә

Шушы көннәрдә Иске Балтач  1нче урта мәктәбендә  беренче сыйныф укучылары арасында ГТО нормативларын кабул итү оештырылды.

ГТО сәламәт һәм актив булырга өйрәтә
ГТО сәламәт һәм актив булырга өйрәтә

Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы “Хезмәткә hәм яклауга әзер” (ГТО) максатлары – үсеп килүче буында спортка мәхәббәт уяту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, мәктәп укучыларының физик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү hәм яхшы нәтиҗәләр күрсәткән яшүсмерләрне  ачыклау.

Шушы көннәрдә Иске Балтач  1нче урта мәктәбендә  беренче сыйныф укучылары арасында ГТО нормативларын кабул итү оештырылды. Башлангыч сыйныф укучылары бу нормативларын беренче тапкыр тапшырдылар.

Бу көнне алар  гимнастика эскәмиясендә басып торган килеш алга бөгелү, урыннан озынлыкка сикерү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, теннис тубын 6 метр арага ыргыту hәм башка күнегүләрдә җитезлекләрен күрсәтте. Барысы бергә күнегүләр ясап, үзләренең физик яктан әзерлекләрен күрсәттеләр. ГТО нормативлары нәтиҗәләре аларда үз мөмкинлекләренә ышаныч тудыра.

Спорт имтиханының иң актив катнашучылары ГТОның бронза, көмеш hәм алтын медальләренә ия булачаклар.  

Автор:
Читайте нас: