Барлык яңалыклар
Спорт
12 март 2022, 17:44

Биатлон спорт комплексында беренче ярышлар узды

Бүген, 12нче март көнне, Башкортстан  башкаласында биатлон буенча Русия  Кубогы кысаларында  ир-атлар арасында спринт узышлары үтте. 

Беларус биатлончысы Антон Смольский беренче булып финишка килде. Икенче Беларус спортчысы Дмитрий Лазовский көмеш медаль яулады. Өченче урынга Русия биатлончысы Александр Логинов чыкты. Башкортстан биатлончылары арасында иң яхшы нәтиҗәне 17нче булып Александр Бабчин күрсәтте.

Ярышларны Спорт комплексына килеп, яисә “МатчТВ” телеканалы аша күзәтеп барырга була.

Автор:
Читайте нас: