Барлык яңалыклар
Спорт
12 март 2022, 14:32

Башкортстанда биатлон буенча ил чемпионаты башланды

11нче март көнне  Уфада  “Биатлон” спорт комплексында биатлон буенча  Русия чемпионатының тантаналы ачышы булды. 

Башкортстанда биатлон буенча ил чемпионаты башланды
Башкортстанда биатлон буенча ил чемпионаты башланды

Башкортстан башкаласына ярышларда катнашырга Русия һәм Беларусиянең 18 төбәгеннән 180  спортчы килде. Уфаның кар трассаларында ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен алты төр узышлар узачак - спринт, куыш, зур масстарт.

Русия Чемпионатын ачу тантанасын биатлон караучыларга таныш комментатор  Дмитрий Губерниев алып барды.

"Халыкара спорт оешмалары безнең иң көчле һәм күренекле спортчыларыбызга каршы гаделсез киртә һәм каршылыклар оештырган вакытта, без Уфага җыелырга булдык. Башкортстанга Русия һәм Беларусиянең иң көчле спортчылары җыелды. Без бу зур чараны чыннан да бәйрәм, спорт һәм тынычлык атнасы итәргә тырышачакбыз",- диде Радий Хәбиров  ил чемпионатында катнашучыларны сәламләп.

Чемпионат программасы:

12 март, 11.00 - 10 км спринт, ирләр; 14.00 - спринт 7,5 км, хатын-кызлар;

14 март, 11.00 - 12,5 км эзләү, ирләр, 13.30 - 10 км эзләү, хатын-кызлар;

16 март, 11.00 - массакүләм старт-зур 15 км, ир-атлар, 13.30 - массакүләм старт 12 км, хатын-кызлар.

 

Чынанак:glavarb.ru

Автор:
Читайте нас: