Барлык яңалыклар
Спорт
6 февраль 2022, 14:45

Балтач районының “Танып” хоккей командасы финал ярышларында район данын яклаячак!

Калтасы районында республика районнары командалары арасында 30нчы авыл спорт уеннары исәбенә хоккей буенча зона ярышлары үтте.

 Безнең зонада финал уеннарына чыгу өчен Калтасы, Караидел, Борай, Тәтешле һәм Балтач районнары командалары көч сынашты.

Киеренке барган уеннарда безнең районның "Танып" хоккей командасы беренче урынны алды һәм финалга чыкты.

—Барлык егетләрне һәм тренерны җиңүләре белән котлыйбыз. Алга таба да уңышлар телибез!— дип теләкләрен уртаклашты социаль челтәрләрдә “Яшьлек” физкультура – савыктыру комплексы директоры Фәрит Галимов.

Теләкләргә без дә кушылабыз. Алдагы уеннарда да уңыш сезгә елмайсын, "Танып" командасы хоккейчылылары! Сез - районның горурлыгы!

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: