Барлык яңалыклар
Спорт
5 февраль 2022, 15:28

Башкортстан биатлончысы Эдуард Латыйпов Пекинда барган Олимпиадада медаль яулады

Бүген, 5 февральдә, Башкортстан биатлончысы Эдуард Латыйпов Пекинда барган Олимпиадада медаль яулады. Бу – республика өчен беренче, ә Русия җыелма командасы өчен икенче медаль.

Катнаш эстафетада Кристина Резцова, Ульяна Нигмәтуллина, Александр Логинов һәм Эдуард Латыйпов бронза медаль алды.

Эстафетаны Латыйпов тәмамлады. Ул, эстафетаны Александр Логиновтан кабул итеп, үзенең этабында беренче булып китте. Ату бәйгеләрен яхшы башкарып чыкты, ләкин финишка җитәм дигәндә, ни кызганыч, Норвегия һәм Франция спортчылары аны үтеп китте. Әмма бронза да – зур көч белән яуланган җиңү.

Эдуард Латыйпов – Башкортстанның биатлон мәктәбе тәрбияләнүчесе. Ул Русиянең атказанган тренеры Никитин Виктор Анатольевичта дәресләр алган.

Русия җыелма командасы өчен беренче көмеш медальне Наталья Непряева скиатлонда яулады. 

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: