Барлык яңалыклар
Спорт
4 декабрь 2021, 15:48

Нормативларны уңышлы үтәүчеләр тәбрикләнде

Узган атнада Иске Балтач авылының гомум белем бирү мәктәпләрендә үткәрелгән сыйныф сәгатьләрендә, тантаналы шартларда, язгы нормативларны уңышлы үтәгән укучыларга ГТОның аерымлык билгеләре тапшырылды.

Шулай ук 30нчы ноябрь көнне муниципаль район Хакимияте башлыгы каршындагы оператив киңәшмәдә апрель аенда муниципаль хезмәткәрләр арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивалендә нормативларны уңышлы үтәгән муниципаль хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы булды.

ГТО комплексының катлаулы сынауларын уңышлы үткән барлык катнашучыларны бик яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз.

ГТОның аерымлык билгесе - Русия Федерациясе гражданинының актив тормыш позициясе, аның сәламәт яшәү рәвешенә омтылышы һәм аның искиткеч физик халәте, ныклы сәламәтлек һәм көчле рух күрсәткече.

ГТО хәрәкәтенә кушылырга теләүчеләргә Иске Балтач авылы, Җиденче ур., 1 адресы, яки  Тел.: 8(34753)2-20-32 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Гөлфия НӘБИЕВА.

Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: