Барлык яңалыклар
Спорт
29 ноябрь 2021, 14:00

Спорт белән дус булу—сәламәтлек нигезе

Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең өченче сыйныф укучылары  ГТО комплексы нормативларын тапшыруны дәвам иттеләр.

Спорт белән дус булу—сәламәтлек нигезе
Спорт белән дус булу—сәламәтлек нигезе

Сәламәтлек—иң зур байлык. Балаларның яшьтән үк сәламәт булып үсүе бик мөһим.

Шуңа күрә бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, аларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерү бурычлары тора.

Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең өченче сыйныф укучылары  ГТО комплексы нормативларын тапшыруны дәвам иттеләр. Спорт имтиханы алдыннан укучылар ID-номер бирү өчен „ГТО” хәрби-спорт комплексының рәсми сайтында теркәлү уздылар һәм табибтан сәламәтлек торышы турында белешмә алдылар. Аннан соң гына ГТО нормативларын тапшыруга керештеләр.

 Балалар спорт белән дус һәм сәламәт яшәү рәвеше яклы булуларын   күрсәттеләр. Нормативларны тапшыру барышын  ГТОны тестлау үзәге хөкемдарлары, физик культура укытучылары һәм сыйныф җитәкчеләре   күзәттеләр.

Исегезгә төшерәбез, комплекс төрле яшь төркемнәре өчен 11 баскычтан тора. Нормативлар „алтын”, „көмеш” һәм „бронза” билгеләргә туры килгән катлаулылыкның өч дәрәҗәсенә бүленгән. ГТОның алтын билгесе—физик сәламәтлек күрсәткече генә түгел, ул үзенең иясе өчен башка мөмкинлекләр дә ача, шуларның берсе – югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар бирә.

Укучыларның спорт белән дус булулары, ГТО нормативлпарын тапшыруда актив катнашулары сәламәт яшәү равешене бер адым булып тора.

Гөлфия НӘБИЕВА,

„Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексының инструктор-методисты.

 

Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: