Барлык яңалыклар
Спорт
21 август 2021, 15:36

Безнекеләр алтын медаль өчен көрәшә

Уфада юниорлар арасында көрәш буенча дөнья чемпионаты кызганнан-кыза бара! Турнир хуҗалары-Башкортстан көрәшчеләре беренчелек финалына чыкты.

Безнекеләр алтын медаль өчен  көрәшә
Безнекеләр алтын медаль өчен көрәшә

Уфада юниорлар арасында көрәш буенча дөнья чемпионаты кызганнан-кыза бара! Турнир хуҗалары-Башкортстан көрәшчеләре беренчелек финалына чыкты.

Грек-рим көрәшендә алтын медаль өчен Русия җыелма командасы составында Саид- Бакаев һәм Адлан Амриев көрәшәчәк.

Бакаев Белорецк шәһәрендә  яши һәм В.Коробовта шөгыльләнә, Амриев Уфада яши һәм Г. Сырцев, Р. Сираев һәм Б. Хәкиев җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Исегезгә төшерәбез, дөнья чемпионатының ярымфиналында Саид- Хусейн Бакаев 63 кг авырлык категориясендә Румыния җыелма командасы вәкиле Мануэла Стойканы җиңде. Бүген финал көрәшендә ул Грузиядән Диего Чхиквадзе белән очрашачак, ә Адлан Амриев финал көрәшендә 87 кг авырлык категориясендә Голландия көрәшчесе тайрон Стеркенбург белән очрашачак. Хәзер финал ярышларын көтәбез һәм безнекеләр өчен җан атабыз!

Шулай ук бүген алтын медаль өчен тагын бер русияле Ислам Алиев көрәшәчәк. 77 кг авырлык категориясендә аның көндәше норвегияле Эгзос Мукубу булачак.

«Уфа-Арена» да финал очрашулары ярышларның кичке программасында, 18.00 дән алып Уфа вакыты буенча узачак.

Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: