Балтач таңнары
+6 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Спорт
1 Июня 2020, 13:00
Спорт сөючеләргә – куанычлы хәбәр
27нче майда "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексы территориясендә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» нормаларын тапшыру комплексының кече спорт мәйданчыгын урнаштыру һәм монтажлау эшләре төгәлләнде.
Районыбызның сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләре өчен куанычлы хәбәр, 27нче майда "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексы территориясендә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» нормаларын тапшыру комплексының кече спорт мәйданчыгын урнаштыру һәм монтажлау эшләре төгәлләнде. Мәйданчык махсус өслек белән капланган. Анда төрле тренажерлар, эскәмияләр, күнегүләр ясау өчен махсус урыннар белән заманча җиһазландырылган. Шулай ук анда өстәл теннисы өчен мәйданчык һәм башкалар урнаштырылган.
Яңа мәйданчык теләге булган һәр кешегә үзләрен яхшы формада тотарга мөмкинлек бирәчәк. Сәламәт яшәү рәвешенең төп шартларының берсе булып хәрәкәт активлыгы тора. Барлык спорт сөючеләрне дә чикләү чараларыннан соң көтеп калабыз.
Фәрит ГАЛИМОВ,
физкультура-савыктыру комплексы җитәкчесе.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"