Балтач таңнары
+10 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Спорт
1 Июня 2020, 11:51
Чыгарылыш сыйныф укучыларына аерымлык билгеләре тапшырылды
Бүген, 1нче июньдә Иске Балтач авылында чыгарылыш сыйныф укучыларына «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормаларын тапшыру буенча аерымлык билгеләре таратылды.
«Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормаларын тапшыру күптән үзенең торышын, ихтыяҗын һәм нәтиҗәлелеген исбатлады. Яшь буында сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыру, үз физик мөмкинлекләрен камилләштерүгә һәм спорт белән шөгыльләнү аша сәламәтлекне ныгыту мәсьәләләре һәрвакыт актуаль.
Бүген, 1нче июньдә Иске Балтач авылында чыгарылыш сыйныф укучыларына «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормаларын тапшыру буенча аерымлык билгеләре таратылды. Чара барышында барлык санитар-эпидемиологик (профилактик) чаралар да үтәлде. Кызганычка каршы, пандемия белән бәйле рәвештә, быел тантаналы шартларда ГТОның аерымлык билгеләрен тапшырып булмады.
ГТО бүген - укучының физик үсеш дәрәҗәсен объектив бәяләргә мөмкинлек бирә. Безнең ил гражданнарының сәламәтлеген ныгыту максатыннан оештырылган «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормаларын тапшыру өлкәннәр һәм балалар арасында киң таралу алды. Барыгызга да үз сәламәтлегезгә битараф булмыйча, ГТО нормативларын тапшыруда катнашырга киңәш итәм.
Фәрит ГАЛИМОВ,
"Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексы җитәкчесе.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"