Спорт
19 Июня 2019, 11:01

Балтачлылар ”Йолдыз белән зарядка” акциясенә кушылды

Бүген, 19 июньдә, балтачлылар „Йолдыз белән зарядка” акциясенә кушылды. Үзәк мәйданга җыелган төрле яшьтәге 500дән артык спорт сөючене спорт йолдызы — Русиянең кикбоксинг буенча Халыкара класслы атказанган спорт мастеры, күп тапкырлар мактаулы пьедесталга күтәрелгән Тимур Йосыпов дәртләндерде.

Бүген, 19 июньдә, балтачлылар „Йолдыз белән зарядка” акциясенә кушылды. Үзәк мәйданга җыелган төрле яшьтәге 500дән артык спорт сөючене спорт йолдызы — Русиянең кикбоксинг буенча Халыкара класслы атказанган спорт мастеры, күп тапкырлар мактаулы пьедесталга күтәрелгән Тимур Йосыпов дәртләндерде.
Шулай итеп балтачлылар дөнья күләмендә билгеле шәхес катнашлыгында массакүләм чара шаһитлары булдылар.
Шунысын да әйтергә кирәк, мәйданга сәламәт яшәү рәвешенә битараф булмаган райондашларыбыз җыелган иде. Алар арасында район мәктәпләре каршындагы көндезге лагерьларга йөрүче укучылар, укытучылар, спортчылар, учреждение, предприятие, оешма эшчәннәреннән алып район җитәкчелегенә кадәр күрергә була иде.
—Барыгызга да сәламәтлек, телим. Спорт белән дус булыйк, спорт сөйгән район исемен яулыйк! — диде райондашларын һәм олы кунакларны сәламләп район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев.
Спорт күгендә якты йолдыз булып балкыган киң билгеле шәхес Тимур Йосыпов Балтач җирендә әлеге чараның массакүләм төс алуына сөенеч белдерде һәм һәр балтачлыга сәламәтлек, тормыш иминлеге теләде.
Аннары акциядә катнашучылар Башкортстан Республикасының Мәгариф отличнигы, Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең физик культура укытучысы Эрик Исиметов җитәкчелегендә физзарядкага басты. Спорт йолдызы, район җитәкчелеге белән бер мәйданда матур чарада катнашкан күп үсмерләр күңеленнән горурлык хисе кичергәндер. Эрик Исиметов һәр көнне үзенең укучылары белән эшләгән күнегүләрне эшләтте. Чарада катнашучылар хәрәкәтләрне аның артыннан кабатлады.
Соңыннан Тимур Тәүхат улы акциядә катнашучыларга үзен зур дәрәҗәләргә күтәргән спорт төренең берничә элементын күрсәтеп кабатлатты.
Чараның соңында Илгиз Әхвәс улы акция эстафетасын күршеләребез — Мишкә районы вәкилләренә тапшырды.
Бу зар чараның оештыручылары — „Алга, Башкирия!” хәрәкәтенә кергән яшьләр оешмалары.
Автор фотолары.


Читайте нас