Барлык яңалыклар
Спорт
15 Май 2019, 17:11

“Яшьлек” комплексында Вил Шафиков кубогы һәм призына милли көрәш турниры үтте

Бүген, 15 майда, Иске Балтач авылындагы “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы базасында Вил Шафиков кубогы һәм апризына милли көрәш турниры яшь көрәшчеләрне җыйды.

Бүген, 15 майда, Иске Балтач авылындагы “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы базасында Вил Шафиков кубогы һәм апризына милли көрәш турниры яшь көрәшчеләрне җыйды.
—Башка елларда турир районыбыз спортчылары арасында гына үтә иде. Быел ул районара көрәшчеләрне Балтачка туплады, — ди балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Айваз Сафетдинов. — Бүген Балтач һәм Караидел районнарыннан җыелган көрәшчеләр “бил алышты”. 2003-2004, 2005-2006, 2007-2008 елларда туган яшь көрәшчеләр арасында “алыш” киеренке барды...
Белгеч әйтүенчә, ел саен үткәрелеп килгән традицион турнир быел Балтачта бишенче тапкыр үтте.
Һәр көрәшченең җиңүгә омтылышы зур булды. Техниканы дөрес үзләштергән, милли көрәшне үз иткәннәр бил бирмәде. Нәтиҗәдә балтачлыларның җыелма командасы беренчелекне яулап, кубокка ия булды. Иң көчле көрәшчеләргә Вил Рәиф улы әзерләгән бүләкләр тапшырылды.
Читайте нас: