Барлык яңалыклар
Спорт
18 март 2019, 17:46

Балтачта хоккей сезоны тәмам

Балтачлылар өчен ачык боздагы хоккей сезоны тәмам. Ә "Ялкын" командасын Башкортстан Республикасы Үсмерләр хоккей легиасы чемпионаты финалында җаваплы уеннар көтә.

Хоккей сезоны ачылганнан башлап Иске Балтачтагы үзәк боз мәйданчыгы хоккейчылардан һәм көярмәннәрдән бушап тормады. Төрле командадар катнашлыгында район Хакимияте, “Балтач таңнары” гәзите Кубокларына, төрле чемпионатлар графигына ярашлы узган уеннар, шулай ук иптәшләрчә матчлар көярмәннәргә гаҗәеп тамашалар бүләк итте.

Арабыздан бик вакытсыз ахирәткә күчкән һәвәскәр хоккейчы Ренат Хәмәтгәрәевны “Танып” хоккей клубының урта яшьтәге ир-егетләре юксынып искә ала. Аның рухын сөендерү уңаеннан елның-елында “Хәмәтгәрәевны искә алу” турниры оештыралар. Быел бу турнир үз тарихында тугызынчы тапкыр узды. Турнир һәр елны Ренат Хәтәгәрәевның дуслары, туганнарының спонсор ярдәме белән оештырыла. Эшкуар Илшат Галләмшин бу бәйгене оештыруга елның-елында иң зур күләмдә матди ярдәм күрсәтүчеләрнең берсе. Быел турнирның приз фонды 25 мең сум тәшкил иткән.
Соңгы елларда бу турнир төбәкара бәйгеләр төсен алды Пермь крае Чернушка шәһәре “Альбатрос” командасы хоккейчылары да бу бәйгегә килүе турнирда катнашучы төбәкләр географиясе киңлеген ачык күрсәтә. Борайлылар да Балтачта узган турнирларда теләп катнаша. Ә Балтач районыннан мондый бәйгеләр узган саен бозга ике команда алышка чыга. Бу юлы “Танып” һәм Үсемрләр хоккей лигасы республика чемпионатында катнашучы катнашучы “Ялкын” командалары егетләре “Хәмәтгәрәев истәлегенә” турнир Кубогын яулау өчен көч һәм җитезлекләрен сынады.
“Альбатрос”—“Ялкын” командалары ара сындагы очрашу 3:0 исәбенә, кунаклар файдасына тәмамланды. “Ялкын” —“Танып” командалары арасындагы матчта үсмерләр өстенрәк булып чыкты. Исәп 3:1. “Ялкын” һәм Борай районы хоккейчлары арасында узган очрашу кунаклар җиңүе белән тәмамланды. “Танып” һәм Борай районы командалары очрашуында кунаклар боз хуҗалары капкасына бары бер гол кертә алды. Исәп 6:1. “Альбатрос” командасы да борайлыларны җимергеч исәп белән отты. Исәп 8:1. Чернушкалылар бу көнне “Танып”тан гына отылды.
Нәтиҗәдә, “Хәмәтгәрәев истәлегенә” узган быелгы турнир Кубогын Пермь крае Чернушка шәһәре “Альбатрос” командасы яулады.
Һәр турнирда, традиция буенча, иң яхшы уенчылар билгеләнә. “Хәмәтгәрәев истәлегенә” турнир да бу яклап искәрмә түгел. Уен нәтиҗәләре буенча Марат Әхмәдуллин (“Ялкын”) турнирның—“Иң яхшы сакчы”, Руслан Исламов (Борай районы командасыннан) “Иң яхшы һөҗүм итүче” номинацияләре бүләкләренә лаек булдылар.
Шулай ук март аеның бер көнендә Иске Балтачта янә бер төбәкара матч узды. Биредә Балтач районының һәм Пермь крае Куеда поселогында яшәүче 2006—2011 елларда туган, үсмерләр яшендәге, хоккейчылар арасында үтте бу очрашу.
“Танып” һәм “Механик” командалары яшь хоккейчылары боз мәйданчыгына чыкты. Бу матчта да Балтач районында хоккей спорты югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте Чөнки балтачлылар “Механик”ны зур исәп аермасы белән отты. Исәп 5:1. “Танып” командасыннан Вячеслав Низамов, Данил Хәлиуллин, Айрат Нафиков бу матчның иң яхшы уенчылары буларак билгеләнделәр.
Балтач районында быелгы хоккей сезоны “Танып” һәм Сәйтәк урта урта мәктәбе командалары арасындагы матч белән тәмамланды.
29 март—1 апрель көннәрендә Нефтекама шәһәре боз аренасында Башкортстан Республикасы Үсмерләр хоккей лигасы чемпионатының финалы узачак. Чемпионатның йомгаклау этабында Балтач районынының “Ялкын” командасы да катнаша. Үсмер хоккейчыларыбызга уңышлы уеннар телибез.

Читайте нас: