Барлык яңалыклар
Спорт
4 март 2019, 13:29

Кышкы Универсиадада якташыбыз Руслан Катманов “бронза” яулады!

2 мартта Красноярскта XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиада ачылды.

2 мартта Красноярскта XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиада ачылды.
Универсиада — халыкара студентлар арасында спрт ярышлары. Җәйге һәм кышкы Универсиадалар ике елга бер Халыкара университет спорты федерациясе эгидасы астында үтә (Federation internationale du sport universitaire, FISU; ФИСУ).

Фристайлчы Руслан Катмановны моннан соң "канатлы чаңгычы" дип атарга да булыр. Чөнки кышкы Универсиаданы ачу тантанасыннан соң башланган фристайлчылар ярышында чаңгылы акробатикада 87.77 балл җыйган якташыбыз пьедесталның өченче баскычына менде.


Универсиадада Башкортстаннан 10 спортчы катнаша. Шуларның берсе — Руслан Катманов, Ярославльдән Максим Буров һәм Кытайдан Чжунлинь Лидан соң, өченче.

Чыганак «Кызыл таң”



:p>

Читайте нас: