Барлык яңалыклар
Спорт
4 март 2019, 12:13

Балтач волейболчылары республика ярышларына чыга

Балтач районы волейболчылары XXVII Авыл спорт уеннары республика чемпионатының районара ярышларында җиңү яулады.



2 март көнендә республиканың төньяк төбәге волйболчылары "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексына җыелды.


Биредә XXVII Авыл спорт уеннары республика чемпионаты чикләрендә районара ярышлар үтте.

Хатын-кызлар арасында узган ярышта беренчелекне балтачлылар яулады. Караидел, Мишкә районы командалары икенче һәм өченче урында.

Ир-егетләр арасында узган бәйгедә дә балтачлылар көчле һәм җитезрәк булып чыккан. Икенче һәм өченче урыннарны Тәтешле, Борай районнары командәлары яулаган.
1-2 һәм икенче урыннарны яулаган командалар республика ярышларына юлламага ия дигән сүз. Бәйгенең җаваплы этабы апрель ае башында Стәрлетамак әшәһәрендә узачак.
Читайте нас в