Барлык яңалыклар
Спорт
25 февраль 2019, 14:12

Балтачта хоккейчылар яугир-интернационалистны искә алдылар

Иске Балтачта күптән түгел яугир интернационалист Фиданис Галимов истәлегенә хоккей турниры үтте.

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулу hәм шушы сугышта геройларча hәлак булган якташыбыз, Иске Уразай авылы егете Фиданис Галимов истәлегенә хоккей ярышлары үтте.

Бәйгедә Иске Тимкә, Көндәшле, Түбән Иванай hәм район үзәгенең „Танып” хоккей клубы спортчылары катнашты. Ярышлар 2005—2008нче елларда туган яшүсмерләр арасында үтте.
Киеренке бәйгедә „Танып” хоккей клубы командасы җиңүче исемен яулады. Көндәшле урта мәктәбе командасы икенче лаек дип табылды. Иске Тимкә урта мәктәбе командасы өченче урынга чыкты.Аларга балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең hәм Спорт комитетының Мактау грамоталары тапшырылды.


Иң яхшы уенчылар аерым билгеләнде. Динар Хәлитов „Иң яхшы hөҗүм итүче” номинациясендә җиңсә, Евгений Бикмурзин — „Иң яхшы сакчы”, Илгиз Фәләхиев „Иң яхшы капкачы” номинацияләрендә билгеләнделәр.
Бәйгенең иганәчесе — Илшат Галләмшин булды. Аерым билгеләгән уенчыларга кул сәгатьләре бүләк ителде.
Читайте нас: