Барлык яңалыклар
Спорт
24 февраль 2019, 20:24

Балтачта, Ватанны саклаучылар көненә багышлап, йөзү буенча ярышлар узган

Иске Балтачның "Яшьлек" спорт-сәламәтләндерү комплексында йөзү шушы көннәрдә узган ярыш Ватанны саклаучылар көненә багышланган..

"Яшьлек" спорт-сәламәтләндерү комплексында йөзү буенча төрле дәрәҗәдәге ярышлар даими үткәрелеп тора.

Шушы көннәрдә узган ярыш Ватанны саклаучылар көненә багышланды. Йөзү секциясендә шөгыльләнүчеләр катнашында ярышлар үтте бу бәйге.
.
Комплекс директоры Фәрит Галимов ярышта катнашучыларны малайларны сәламләп, аларныы илнең чын ватанпәрвәрләре булырга чакырды.
Ярышта катнашучылар алдында, яшь категориясен исәпкә алып, 50-100 метр дистанияне ирекле стильдә йөзеп үтү бурычы тора иде. 2011 елда туган йөзүчеләр арасында 50 метр дистанциядә барган бәйгедә Әмир Абдулвалиев, Даниил Харисов, Азамат Солтанов җиңүгә иреште. 2010 туган малайлар арасында Әмир Әхкамов, Шамил Закиров, Әскәр Шакировлар пьедестал баскычларына күтәрелде. 2007 елда туган малайлар арасында 100 метр дистанциядә үткән ярышларда Данил Хәкимов, Тимур Хәбиров, Данил Әкбиров призлы урыннарны яулады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча иң яхшы спорртчыларны Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләгәннәр.
—Бәйгедә җиңү йөзү секциясендә катрнашучыларга бәйрәм кәефе өстәде,—ди "Яшьлек" спорт-сәламәтләндерү комплексы директоры Фәрит Галимов.

Социаль челтәрдән.

Читайте нас: