Барлык яңалыклар
Спорт
24 февраль 2019, 11:42

Балтач “баһадиры” Айгиз Хәйдаршин республика чемпионатында җиңү яулаган

Балтач балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе "баһадиры" Айгиз Хәйдаршин Кичә Стәрлетамакта узган республика чемионатында Гер спорты мастерына кандидат минимумын яклаган.


Балтач балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр тренерларын һәм райондашларын әледән-әле уңышлары белән сөендереп тора. Тренер Ильяс Шәймөхәмәтов җитәкчелегендә гер спорты белән шөгыльләнгән үсмер спортчылар аеруча яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.



Кичә Стәрлетамакта узган Гер спорты буенча республика чемионаты нәтиҗәләре мәктәпнең һәм спортчыларның быелгы казанышлары җыелмасын тагын бер уңыш белән тулыландырды.
Айгиз Хәйдаршин шушы бәйгедә үз категориясендәге спортчылар арасында җиңүчеләрнең берсе. Ике герне бергә иң күп чөйгән чемпионнан бик аз гына калышкан Айгиз пьедесталның икенче баскычына күтәрелеп көмеш медаль белән бүләкләгән. Ватанны саклаучы көнендә спортчының райондашларына иң зур бүләге дип кабул итәргә кирәк моны.

—Максатыма ирешүемә шатмын. Республика күләмендәге ярышта икенче урын яулау минем өчен зур казаныш. Тагын да дәртләнебрәк, инде югарырак нәтиҗәгә ирешергә тырышу өчен этәргеч булыр бу уңышым. Җиңүдән соң кичергән хисләремне сүз белән генә аңлатырлык түгел, —дип уртаклашкан Айгиз.
“Баһадирның” уңышы республика чемпионатында икенче урын яулау белән генә чикләнми әле. Кичә узган бәйгедә Айгиз Хәйдаршин гер спорты буенча спорт мастерына кандидат минимумын да яклаган.
Спортчыны һәм аның тренерын бу уңышлары белән ихлас тәбрик итәбез. Район “спорт күге”ндә яңа йолдызлар тагын да калка торсын!

Читайте нас: