Барлык яңалыклар
Спорт
20 февраль 2019, 12:10

Балтач кул көрәштерүчеләре Бөтенрусия ярышларында призлы урынга чыкты

Русия Беренчелегенә үткән ярышларда Башкортстан Республикасы җыелма командасы исеменнән чыгыш ясаган Балтач спортчылары өченче урын яулады.

Агымдагы елның 13 — 17 февраль көннәрендә кадәр Мәскәү өлкәсе Чехово шәhәрендә армрестлинг буенча Русия Беренчелегенә ярышлар үтте. Русия Федерациясенең 39 субъектыннан 530 спортчы бу бәйгедә катнашты. БР җыелма командасы исеменнән чыгыш ясаган райондашлар лаеклы чыгыш ясады.

Балтач районының кул көрәштерүчеләре әледән-әле þгары үрләр яулыйлар. Бу юлы да без призлы урында. Уналты яшькә кадәр үсмерләр арасында 45 килограммга кадәр авырлык категориясендә Данил Садыйков беренче урын яулады.Спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсен яклады. Тренер Радим Нургалиевның тәрбияләнүчесе Алмас Саляхетдинов 55 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урынга чыкты. Динар Хиҗәпов 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә икенче урынга лаек дип табылды. Тимур Әхмәдуллин 65 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урынны алды. Руслан Кашапов 70 килограммнан югарырак категориядә өченче урынга лаек дип табылды.
Кызлар арасында Ләйсән Сафетдинова 40 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урын яулады. Азалия Хәмәтнурова 45 килограммга кадәр беренчелеккә чыкты. Ул да спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсен яклады. Эльвина Зиннурова 55 килограммга кадәр авырлык категориясендә дүртенче урынга чыкты. Унсигез яшькә кадәр спортчылар арасында Эльнар Шәяхмәтов алтынчы урынга чыкты.
Русия Беренчелегенә үткән ярышларда Татарстан Республикасы беренче урынга чыкты. Икенче урында— Алания. Өченче урында Балтач спортчыларыннан тупланган Башкортстан Республикасының җыелма командасы.
Русиядә өченче урын алу ул безнең өчен зур бәhа. Югары дәрәҗә көндәлек тренировкаларның нәтиҗәсе. Яшь спортчыларга арытабан уңышлар телибез. Максатларына тугры булып калсыннар.
Айваз САФЕТДИНОВ,

тренер.
Читайте нас: