Барлык яңалыклар
Спорт
10 февраль 2019, 17:52

Балтач районының “Танып” хоккей командасы республика чемпионаты финалына чыкты

Балтач районының "Танып" хоккей командасы 27нче Авыл спорт уеннары чемпионаты чикләрендәге зона ярышларында Салават районы командасын җиңеп финал этабына чыкты.

«Танып» хоккей командасы кичә көярмәннәрен нәтиҗәле уен белән сөендерде.

Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбе боз мәйданчыгында “Танып” Салават районы хоккей комангдасын кабул итте. Авыл спори уеннары республика чемпионатының зона ярышлары җиңүчесен билгеләү чикләрендә узды бу матч.
Уенның башыннан ук боз хуҗалары инициативаны үз кулларына алды һәм матч ахырына кадәр җитезлек темпын төшермәделәр. Балтачлыларның үз тактикасы, команда рухы югары булуы, җиңүгә омтылыш уңай нәтиҗәләрен китерде. Кунаклар „Танып” капкасына бары бер гол кертә алдылар. Уен 6:1 исәбенә, боз хуҗалары файдасына тәмамланды.
Хәзер „Танып”ны тагын да җаваплы уеннар көтә. Чөнки ул 27 Авыл спорт уеннары республика чемионаты финал ярышларына чыкты. Чемпионат җиңүчесе 15-17 февраль көннәрендә Раевкада үтәчәк ярышларда билгеле булачак. Чемпионат Кубогын яулау өчен республиканың төрле районнарыннан 8 команда катнашуы көтелә.
Финал ярышларында „Танып” ка уңышлы уеннар телибез.





(Материалны кулланган очракта басмага актив сылтама булуы мәҗбүри).
Читайте нас: