Барлык яңалыклар
Спорт
8 февраль 2019, 16:50

Иске Балтачта “Күңелле стартлар” үтте

Иске Балтачта район мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында укучы балалар арасында "Күңелле стартлар" Бөтенрусия фестиваленең муниципаль этабы үтте.

Иске Балтачта "Күңелле стартлар" Бөтенрусия фестиваленең муниципаль этабы үтте.

«Яшьлек» физкультура-савыктыру комплексында, башлангыч сыйныфлар укучылары ктнашлыгында, узган бәйгеләрдә нәни спортчылар төрле ярышларда җитезлек һәм көчләрен сынады.
Фестивальне ачу тантанасында район мәгариф бүлеге методисты Илназ Әхмәтов ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде.
Ярышлар районның унбиш мәктәпләреннән килгән командалар арасында үтте. Эстафетаның җиде төре сынауларын үтәде алар. “Елан”, “Баскетбол”, “Гимнастика”, “Тапшырдың—утыр!”, “Вагоннар тагылмасы”, “Бәйләнештә” кебек ярыш төрләрендә нәни спортчылар барысы да җиңү өчен тырышты.
Киеренке ярыш нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе, Иске Уразай, Нөркә урта мәктәпләре командалары яулады.
Балалар һәркемгә уңай энергия һәм шат елмаюлар бүләк итте. Ә җиңүчеләр Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.












Читайте нас: