Барлык яңалыклар
Спорт
4 февраль 2019, 17:32

Балтач хоккейчыларының җиңүләр сериясе дәвам итә

Балтач районының “Ялкын” хоккей командасы Үсмерләр хоккей лигасы республика чемпионаты календарь планына ярашлы, кичә Югары Тәтешледә үткән уеннерда җиңүләр сериясен дәвам итте.

Балтач районының “Ялкын” хоккей командасы Үсмерләр хоккей лигасы республика чемпионаты финалына чыгарга бер адымда тора.
Узган атнаның якшәмбе көнендә Югары Тәтешледә үткән уеннерда “Ялкын”ның җиңүләр сериясе дәвам итте.
Чемпионатның календарь планына ярашлы, биредә Балтач районының “Ялкын”, Дүртөйле, Тәтешле районнары командалары очрашты. Бу көнне балтачлылар ике җиңү яулап турнир таблицасында үз позициясен ныгытты. Тәтешле районы командасын “Ялкын” коры исәп белән җиңде. Кунаклар боз хуҗалары капкасына ике гол кертте. Дүртөйле районы командасы белән уенда да исәп аермасы ике гол. Матч 3:1 исәбенә, балтачлылар файдасына тәмамланды.
—„Ялкын” Үсмерләр хоккей лигасы республика чемпионаты финалына чыгарга бер адымда тора. Позициябезне тагын да ныгыту өчен безгә янә бер җиңү яуларга кирәк. Әле регуляр матчлар графигына ярашлы ике уен үткәрәсебез бар. Алдагы көннәрдә Дүртөйледә һәм Югары Тәтешледә берәр матч үткәрү бурычы тора,—ди “Танып” хоккей клубы җитәкчесе Алмаз Абдуллин, “Ялкын”ның уңышлары белән уртаклашып.
Районыбыз данын яклаучы “Ялкын” хоккей командасы уенчыларына алда торган матчларда уңышлар телибез.
Читайте нас: