Барлык яңалыклар
Спорт
2 февраль 2019, 22:19

«Танып» Авыл спорт уеннары республика чемпионаты финалына үтте

Бүген Иске Балтачта Авыл спорт уеннаргы 27нче республика чемпионатының хоккей ярышлары буенча төбәк турнирында финалда катнашачак команда билгеле булды. "Танып" финалга үтте.

Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбе җирлегендәге боз мәйданчыгы бүген янә үзе тирәсенә бик күп тамашачыларны җыйды.




Көн матур. Уңай һава шартлары хоккейчыларны иртүк сөендерде. Бирегә Балтач, Борай, Калтасы районнары хоккей командалары Авыл спорт уеннарыны 27нче республика чемпионатының зона ярышларына килгән.



Ярышларда катнашучыларны район Хакимиятенең спорт комитеты рәисе Данис Шакиров, “Танып” хоккей клубы җитәкчесе Алмаз Абдуллин сәламләделәр.
—Җаваплы турнирда командаларның беренче генә тапкыр гына катнашуы түгел. Бүгенге уеннар чемпионат финалына чыгачак команданы билгели. Ярышта катнашкан хоккейчыларга рух күтәренкелеге телим,--диде Данис Шакиров турнирны ачу тантанасында ясаган чыгышында, уенчыларга мөрәҗәгать итеп.
Турнирда катнашкан барлык командалар да гадел һәм нәтиҗәле уен күрсәттеләр.
Балтач һәм Борай районнарры командалары очрашуы 6:4 исәбенә, боз хуҗалары файдасына тәмамланды. “Танып” калтасылыларны да 5:0 исәбе белән җиңде. Калтасы һәм Борай районнары командалары арасында үткән матчта калтасылылар өстенрәк булып чыкты. Исәп—5:4.
Нәтиҗәдә, Борай һәм Калтасы районнары хоккей командалары Авыл спорт уеннары республика чемпионатын Балтач җирлегендә тәмамлады. Ә “Танып” чемпионат барышында уеннарын дәвам итә.
Балтачлылар чемпионат финалында төбәк данын яклаячак.
“Танып”ка финал ярышларында уңышлар телибез.
Читайте нас: