Балтач таңнары
+22 °С
Ачык
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Спорт
1 февраль 2019, 16:59
Балтач егете республика җыелма командасына чакырылган
Иске Балтачтан Раил Шәйнуров Вологда өлкәсе Майский һәм Рубцовск поселоклары боз ареналарында узачак Яшь хоккейчыларны берләштергән Анатолий Тарасов исемендәге “Алтын алка” клубының Бөтенрусия финал ярышларында катнаша
7-14 февраль көннәрендә Вологда өлкәсе Майский һәм Рубцовск поселоклары боз ареналарында Яшь хоккейчыларны берләштергән Анатолий Тарасов исемендәге “Алтын алка” клубының Бөтенрусия ярышларының финалы үтәчәк. Турнирның республика этабы тәмам. Җиңүче күптән түгел Раевкада узган ярышларда билгеле булды. Анда безнең районның 2006-2007 елларда туган малайларны берәштергән “Танып” хоккей командласы дүртенче урын алган иде.
Балтачлылар “Алтын алка” да елның-елында катнаша. Узган елда “Танып” командасы капкачысы Раил Шәйнуров ярышларның республика этабында иң яхшы капкачы буларак танылган иде. Быелгы турнир барышында да ул яхшы уен күрсәткән. Шуңа аны “Алтын алка”ның Вологда өлкәсендә узачак финал ярышларындла катнашачак Башкортстан Республикасы җыелма командасы составына керткәннәр.
—Раил командада беренче санлы капкачы булырмы, бәлки ул запас уенчы сыйфатында чакырылгандыр. Эш анда түгел. Иң мөһиме—ул республика командасы составында. Анда Балтач районы егете дә булуы безнең өчен зур горурлык, — ди “Танып” хоккей клубы җитәкчесе Алмаз Абдуллин, раввйонда хоккей спорты үсеш ала баруына горурлык хисләрен белдереп.
Раил хоккей белән бала чагыннан ук дус. Балтач районының Балалар хоккей лигасы республика чемпионатында уйнаган командада ул төп капкачы. Әлеге вакытта Раил Шәйнуров Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбенең 7А сыйныфында белем ала.
—Хоккей минем өчен бердәмлек үрнәге. Спортта нәтиҗә җиңел генә килми, ләкин мин хоккейны ташламаячакмын. Командамны бик яратам,—ди Раил Шәйнуров хоккейдан аерылмаячагын белдереп.
(Фото редакция архивыннан)
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши