Барлык яңалыклар
Спорт
28 гыйнвар 2019, 13:03

"Балтач таңнары" хоккей турнирына җыйды

Балтачта хоккей сезоны дәвам итә. Алдагы шимбәдә 27нче Авыл спорт уеннары чемпионаты кысаларында Иске Балтачта зона ярышлары үтәчәк.

Урындагы хоккейчылар “Балтач таңнары” гәзите призын яулауны “Известия” кубогын отуга тиң дип исәпли. Кайчандыр “Известия” призына хоккей турниры кече дөнья чемпионаты сыйфатында уза иде. “Балтач таңнары” гәзите призына хоккей турниры да, масштабларын билгеләгәндә, дәрәҗәле турнир.

—Хоккейчыларга күнегүләрнең берсе дә комачауламый. Мондый турнирлар оештыру „Танып” хоккей клубындагы республика чемпионатларында катнашкан командалар хоккейчыларының осталыгын күтәрә,—ди “Танып” хоккей клубы башлыгы Алмаз Абдуллин, турнирга карата тәэссоратлары белән уртаклашып.
Турнир “Балтач таңнары” спорт һәм сәламәт яшәү образын сүз белән генә түгел, эш белән дә пропагандалаганлыгын ачык күрсәтә. Ә иҗат юнәлешендә нәтиҗәләребез бар. Спорт һәм сәламәт яшәү образын гәзит битләрендә яктырту буенча 2018 елда “Балтач таңнары” район гәзитләре арасында республикада өченче урынны яулаган иде.
Ел саен үткәрелеп килгән турнир быел да үзенең статусын югалтмады. Бу юлы да ул районара турнир күләмендә үтте. Ярышларда Борай районы командасы да катнашты. .
Жирәбә нәтиҗәләре буенча турнирны Балтач районының “Ялкын” һәм Борай район командасы ачып җибәрде. Арытабан, әйләнә тәртибендә, һәр команда бер-берсе белән уйнап чыкты.
Зур тизлек, көч таләп ителгән көрәш, тәртип бозган өчен штраф санкцияләре һәм башкалар барысы да чын хоккейдагыча. Һәр команда хоккейчысында җиңүгә омтылыш. Нәтиҗә өчен алар дзотка барган сугышчы сыман көрәшә.
„Ялкын” һәм Борай район командасы очрашуы 3:2 исәбенә, балтачлылар файдасына тәмамланды. „Танып” командасы борайлыларны отты. Бу юлы исәп аермасы шактый зур. 9:3 исәбе барча җанатарларны хәйран итте. Ә турнирның төп җиңүчеләре „Танып” һәм „Ялкын” командалары арасында узган матч нәтиҗәләре буенча ачыкланды. Бу уенда җиңүче команда уенның төп вакыты эчендә билгеләнә алмады. Ә өстәмә билгеләнгән уен башланы белән таныплылар инициативаны үз кулларына алды һәм минутлар эчендә көндәшләре капкасына гол керттеләр. Исәп 3:2
Хоккейчыны команда рухы берләштерә. Ул рух никадәр югары булса, нәтиҗә дә уңай. Нәтиҗәдә, “Танып” хоккей командасы алга чыкты. “Ялкын” командасы икенче урында. Ә Борай район командасы өченче урынны яулады.

Традицион рәвештә, турнир иң яхшы уенчыларны да билгели. Вадим Мостафин, Таһир Сәхәпов, Динар Мөслимов, Раил Вәлиев, шул тәртиптә, иң яхшы сакчы, иң яхшы капкачы, оста һөҗүм итүче, кыйммәтле уенчы номинацияләре бүләкләренә лаек булдылар.
Балтачта хоккей сезоны дәвам итә. Алдагы шимбәдә 27нче Авыл спорт уеннары чемпионаты кысаларында Иске Балтачта зона ярышлары үтәчәк. Балтач, Борай, Калтасы, Караидел, Тәтешле районнары командалары финал ярышларына чыгу өчен көрәшәчәк.


Читайте нас: