Барлык яңалыклар
Спорт
26 гыйнвар 2019, 18:48

«Балтач таңнары” гәзите призына үткән турнирда “Танып” хоккей командасы җиңү яулады

"Балтач таңнары" призына хоккей турниры быел да районара ярышлар күләмендә үтте.

Урындагы хоккейчылар “Балтач таңнары” гәзите призын яулауны “Известия” кубогын отуга тиң дип исәпли. Кайчандыр “Известия” призына хоккей турниры кече дөнья чемпионаты сыйфатында уза иде. “Балтач таңнары” гәзите призына хоккей турниры да, масштабларын билгеләгәндә, дәрәҗәле турнир.
—Хоккейчыларга күнегүләрнең берсе дә комачауламый. Мондый турнирлар оештыру „Танып” хоккей клубындагы республика чемпионатларында катнашкан командалар хоккейчыларының осталыгын күтәрә,—ди “Танып” хоккей клубы башлыгы Алмаз Абдуллин, турнирга карата тәэссоратлары белән уртаклашып.
Турнир “Балтач таңнары” спорт һәм сәламәт яшәү образын сүз белән генә түгел, эш белән дә пропагандалаганлыгын ачык күрсәтә. Ә иҗат юнәлешендә нәтиҗәләребез бар. Спорт һәм сәламәт яшәү образын гәзит битләрендә яктырту буенча 2018 елда “Балтач таңнары” район гәзитләре арасында республикада өченче урынны яулаган иде.
Ел саен үткәрелеп килгән турнир быел да үзенең статусын югалтмады. Бу юлы да ул районара турнир күләмендә үтте. Ярышларда Борай районы командасы да катнашты. Шулай ук Богдан, Иске Уразай авыллары хоккейчылары җыелма командасы турнирда катнашучылар исемлеген тулыландырды.
Жирәбә нәтиҗәләре буенча турнирны Балтач районының “Ялкын” һәм Борай район командасы ачып җибәрде. Арытабан, әйләнә тәртибендә, һәр команда бер-берсе белән уйнап чыкты.
Зур тизлек, көч таләп ителгән көрәш, тәртип бозган өчен штраф санкцияләре һәм башкалар барысы да чын хоккейдагыча. Һәр команда хоккейчысында җиңүгә омтылыш. Кайбер уеннарда җиңүче хәтта өстәмә билгеләнгән вакыт эчендәге уенда гына билгеләнде. Хоккейчыны команда рухы берләштерә. Ул рух никадәр югары булса, нәтиҗә дә уңай. Нәтиҗәдә, “Танып” хоккей командасы алга чыкты. “Ялкын” командасы икенче урында. Ә Борай район командасы өченче урынны яулады.
Традицион рәвештә, турнир иң яхшы уенчыларны да билгели. Вадим Мостафин, Таһир Сәхәпов, Динар Мөслимов, Раил Вәлиев, шул тәртиптә, иң яхшы сакчы, иң яхшы капкачы, оста һөҗүм итүче, кыйммәтле уенчы номинацияләре бүләкләренә лаек булдылар.

(Турнир нәтиҗәләре турында тулырак мәгълүмат белән "Балтач таңнары" гәзите битләреннән танышырсыз).
Читайте нас: