Барлык яңалыклар
Спорт
22 гыйнвар 2019, 16:34

Балтач хоккейчылары өстенлек күрсәтә

Балтач районының республика Үсмерләр хоккей лигасы чемпионатында катнашучы командасы Дүртөйле шәһәренең "Башак" командасын рәттән ике уенда отты.

Узган атна ахырында Балтач районы хоккейчылары көярмәннәрен сөендерде.

20 гыйнвар көнендә Иске Балтачта Башкортстан Республикасы беренчелегенә узган турнирда Үсмерләр хоккей лигасында район данан яклаучы “Танып” командасы Дүртөйленең “Башак” командасын отты.

Матчның төп вакыты эчендә җиңүче команда билгеләнмәгәнлектән, уен өстәмә вакытта да дәвам итте. Ахырда, җиңүчене буллит сериясе ачыклады. Исәп 4:3, балтачлылар файдасына.

Капкачы Раил Шәйнуров үзенең туган көненә шундый бүләк ясаган.


Уен ике команда хоккейчыларының дусларча кул кысышуы белән тәмамланды.
21 гыйнвар көнне турнир Дүртөйле шәүһәрендә дәвам итте. Бу юлы да балтачлылар өстенрәк булып чыкты. “Танып” “Башак”ны җимергеч исәп белән отты. Балтачлылар көндәшләре капкасына 7 алка керткән. Ә “Башак” исәбендә бары бер алка.
Рәттән ике җиңү яулаган үсмер хоккейчыларыбызны котлыйбыз. Алдагы уеннарда аларга уңышлар телибез.

Читайте нас: