Балтач таңнары
+10 °С
Болытлы
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Спорт
6 гыйнвар 2019, 23:37
Балтачта район Хакимияте башлыгы кубогына хоккей турниры узды
Бүген Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбе боз стадионы гөр килеп торды. Биредә район Хакимияте башлыгы кубогына хоккей турниры узды.
Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбе тирәсендәге боз мәйданчыгының хоккейчылардан буш торганы юк. Бүген биредә район Хакимияте башлыгы кубогына хоккей
турниры
узды.
Боз стадионы турнирның башыннан ахырына кадәр гөр килеп торды. Районның Үсмерләр хоккей лигасы республика чемпионатында катнашучы командасы, "Танып", Аскын, Борай районнарының иң җитез һәм һәвәс хоккейчылары Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев күчмә кубогына ия булу өчен көч сынашырга теләк белдергән.
РайонХакимияте башлыгы Илгиз Субушев турнирда катнашучыларны ихлас тәбрикләп, командаларның гадел, матур уен күрсәтүләрен, лаеклы команданың алга чыгуын теләде.
Турнир башыннан ахырына кадәр тамашачыларны киеренкелектә тотты. Балтачлчлар, әлбәттә, җирле комндалар катнашлыгындагы уеннарны янып-көю хисләре белән күзәтте. Зур тизлектәге уен, һөҗүм итү һәм саклана белү осталыгы турнирда эзсез калмый.
Районның Үсмерләр хоккей лигасы республика чемпионатында катнашучы командасы бүгенге турнирда бары тик урындагы "Танып" командасыннан гына җиңелде. Борай районы командасын ул буллит сериясендә отты. Аскынлыларны 1:3 исәбе белән җиңделәр. Ә "Танып" командасы исәбендә бер җиңелү дә булмады. Бу команда көндәшләре капкасына барлыгы сигез алка кертте. Нәтиҗәдә, "Танып" турнирның җиңүчесе. Очколар исәбе буенча Борай районы командасы икенче урында, Балтачның үсмер хоккейчылары командасы өченче урынга чыкты
--Балтачта хоккей традицияләре югары дәрәҗәдә. Сезнең район хоккей өлкәсендә бу төбәктә дөньяга танылган Канада сыман. Бүгенге турнирны оештыру дәрәҗәсеннән канәгатьбез,-- диде тутнирның иң яхшы тренеры буларак танылган Борай районы хоккей командасы тренеры Марат Ахунов,тәэссоратлары белән уртаклашып. Иң яхшы капкачы да Борай районыннан. Бу дәрәҗәгә Денис Шакиров лаек булды. Ә иң яхшы һөҗүм итүче һәм сакчы Балтачтан. Бу призларга Денис Мансуров һәм Әнүр Хәйруллин ия булдылар.
Турнирга район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев йомгак ясады һә җиңүчеләрне бүләкләде.
.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши