Барлык яңалыклар
Спорт
5 гыйнвар 2019, 23:38

Балтачта республика чемпионатының төбәк турниры узды

Балалар хоккей лигасы республика чемпионаты дәвам итә. Бүген чемпионат кысаларында Балтачта төбәк турниры узды.


Балалар хоккей лигасы республика чемпионаты дәвам итә. Бүген чемпионат кысаларында төбәк турниры узды. Балтачта Дүртөйле шәһәре, Кушнарен, Балтач районнары командалары очрашты.


Командалар уенга яхшы әзерлек белән килгән. Матчлар барышында уенчыларда максатка омтылыш зур иде. Шулай да көчлерәкләр көндәшләр ялгышлгын шундук тотып алырга тырыша. Җитезлек тә хоккейда зур роль уйный. Ә иң мөһиме команда рухы югары булуы.


Балтачлылар Дүртөйле шәһәре командасын 9:1 исәбе белән отты. Ә Кушнарен районы командасы белән очрашу балтачлылар өчен уңышсыз тәмамланды.


Бүгенге турнир үз амплуасында иң яхшы уенчыларны да билгеләде. Балтачтан Раил Шәйнуров "Иң яхшы капкачы" призына лаек булды.
Нәни хоккейчыларыбызга алда уңышлы уеннар телибез. Команданың плей-оффка чыгачагына да ышанып калабыз.












Читайте нас: