Барлык яңалыклар
Спорт
28 декабрь 2018, 17:10

Балтачлылар Балалар хоккей лигасы чемионатында

Республикада Балалар хоккей лигасы чемпионаты дәвам итә. Әлегә балтачлылар исәбендә икешәр җиңү һәм җиңелү.

Республикада Балалар хоккей лигасы чемпионаты дәвам итә.

Чемпионатның төбәк этабы ярышларының берсе 22 декабрь көнне Кушнарен авылында узган. Бу көнне узган уеннарда балтачлылар Кушнарен районы командасыннан гына отылган.Дүртөйлелеләрне безнең район командасы 1:4 исәбе белән җиңгән. Ә 23 декабрь көнне төбәк этабы ярышлары Иске Балтачта дәвам иткән. Биредә Дүртөйле, Тәтешле, Балтач районы командалары очрашкан.
Бу юлы да балтачлылар исәбендә бер җиңелү. Дүртөйле-Балтач районнары арасындагы уен төп вакыт эчендә 2:2 исәбе белән тәмамланган. Кызганычка каршы, өстәмә вакыт эчендәге уен да җиңүче ачыклана алмаган. Ә буллит сериясендә Дүртөйле районы хоккейчылары көчлерәк булып чыккан. Тәтешле районы командасын балтачлылардан 3:0 исәбе белән тар-мар ителгән.
Шулай итеп, ике көн эчендәге уен нәтиҗәләренә килгәндә, балтачлылар исәбендә икешәр җиңү һәм җиңелү. Ләкин җиңелүнең дә берсе очкосыз түгел
Чемпионат дәвам итә. Алдагы уеннарда балтачлыларга уңышлар телибез.
Читайте нас: