Барлык яңалыклар
Спорт
19 декабрь 2018, 21:47

Шамил Шәрипов Балтач хоккейчылары белән очрашты

Чикләнгән җаваплылыктагы “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыятенең генеральный директоры, Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Шамил Шәрипов бүген районга эш сәфәре барышында Балтачның алмаш буын вәкилләре белән очрашты.

Беренче санлы Иске Балтач урта мәктәбе территориясендәге катокта республиканың үсмерләр һәм балалар Хоккей лигаларына кергән Балтач командалары чираттагы тренировкалар үтә иде. Районда балалар спортын үстерүгә тоемлы өлеш керткән (соңгы елларда гына берничә хоккей коробкасы бүләк иткән) Шамил Госман улы балтачлыларны 2018 елда ирешкән уңышлары белән котлады һәм алдагы елда да Чемпион булуларын теләде.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: