Балтач таңнары
0 °С
Кар
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Спорт
18 декабрь 2018, 18:30
Балтач районында хоккей сезонын ачтылар
Районда игълан ителгән Спорт hәм сәламәт яшәү рәвеше елы чикләрендә, Балтачта хоккей сезонын ачу уңаеннан, Иске Тимкә авылының боз мәйданчыгында шайбалы хоккей буенча ачык турнир үтте.
Районда игълан ителгән Спорт hәм сәламәт яшәү рәвеше елы чикләрендә, Балтач районында хоккей сезонын ачу уңаеннан, Иске Тимкә авылының боз мәйданчыгында алкалы хоккей буенча ачык турнир үтте.
Авыл җирендә балалар хоккеен үстерү, популярлаштыру максатыннан үткәрелгән бәйгедә өч команда көч сынашты.
Кышкы сезонны ачу уңаеннан үткәрелгән турнирда 2004нче елда туганнар hәм кечерәкләр катнашты. Уен кызу барды. Иске Тимкә урта мәктәбе командасы ( тренеры Рөстәм Сәфәров) җиңүче дип табылды. Иске Балтач авылының „Танып” командасы (тренерлары Евгений Густяков) икенче урын яулады. Көндәшле урта мәктәбе командасы (тренеры Илназ Әхмәтов) өченче урынга чыкты.
„Иң яхшы hөҗүм итүче” номинациясендә Көндәшле урта мәктәбеннән Егор Нургалиев җиңү яулады. „Иң яхшы уенчы” номинациясендә „Танып” хоккей клубыннын Тимур Низамов лаек булды. „Танып” клубы тәрбияләнүчесе Алмаз Нурисламов „Иң яхшы сакчы” номинациясендә җиңү яулады. Иске Тимкә урта мәктәбе укучычы Дамир Шайнуров „ Иң яхшы капкачы” номинациясендә билгеләнде.
Җиңүчеләргә Район Хакимиятенең физик тәрбия бүлеге hәм балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең Мактау грамоталары тапшырылды. Укучылар дусларча аралашып, хоккей уенынының серләре белән танышты.
Илназ ӘХМӘТОВ,
район мәгариф бүлеге методисты.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде