Барлык яңалыклар
Спорт
9 декабрь 2018, 18:48

Балтачлылар Идел буе федераль округы чемпионатыннан призлы урыннар яулап кайтты

Балтач районы армрестлинг спорты буенча җыелма командасы Идел буе федераль округы чемпионатыннан призлы урыннар яулап кайтты

8-9 декабрь көннәрендә Пермь шәһәре Сухарев спорт комплексында армрестлинг буенча ярышлар үтте.
Бу Русиядә масштаблары буенча икенче турнир. Чөнки ул Идел буе федераль округы беренчелегенә ярышлар һәм чемпионат дәрәҗәсендә оештырыла икән.
Моңа кадәр бу турнирда Татарстан Республикасы җыелма командасы лидерлыкны тотып килгән.


Башкортстан Республикасы җыелма командасы составында,район Хакимиятенең спорт комитеты рәисе Данис Шакиров һәм Иске Балтач балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Айваз Сафединов җитәкчелегендә, Балтач районыннан 20 спортчы югары дәрәҗәдәге турнирда катнашты.
Спортчыларыбызга Алексей Казанцев кебек дөнья чемпионы, Николай Колесниченко кебек—Европа , Елена Ворончихина, Андрей Рикерт кебек Русия чемпионнары рәтендә көчләрен сынарга туры килде.
Армрестлинг спортын үз иткән спортчыларыбыз округ чемпионатында Балтач данын лаеклы яклады. Спортчыларыбызның җиңүчеләр пьедесталында булуы көярмәннәр өчен никадәр горурлык. Җиде спортчыбыз призлы урыннар яулаган.

Армспортта күп тапкырлар үзен күрсәткән Элина Аскарова үз авырлык категориясендәге спортчлыра арасында беренче урынны яулаган. Алмас Сәләхетдинов икенче урында. Тимур Әхмәдуллин, Руслан Кашапов, Азалия Хәмәтнурова, Эльвира Баязитова, Ринат Гайнановлар өчен урын призларына лаек булган.
Нәтиҗәдә, Башкортстан Республикасы үсмерләр командалары арасында өченче урында. Өлкән спортчылар командалары арасында үткән ярышларда да безнең республика өченче урынга чыккан.

Балтачыбыз һәм республика данын күтәргән спортчыларны бу җиңүләре белән ихлас тәбрик итәбез. Армспортчыларны бу нәтиҗләр алдагы җиңүләргә дәртләндерсен!.
Читайте нас: