Барлык яңалыклар
Спорт
5 декабрь 2018, 18:44

Балтачлыларны ГТО нормаларын тапшырырга чакыралар

Балтачлар ГТО тапшырырга беркайчан да соң тугел



Яшьләр hәм мәктәп укучылары әлегә кадәр ГТО хакында өлкәннәр сөйләве буенча белә иде. Совет чорында яшәүчеләр ГТО „Хезмәткә hәм оборонага әзер” нормативларын тапшырган кеше буларак аның хакта яхшы белә. Нормативларны ничек тә кешедән калышмый тапшыру теләге көчле була ул заман кешеләрендә. Тарихка күз салсак, ГТО нормалары башлап СССРда 1934нче елда кертелә, ә 1990 нчы елларда алар бөтен ил буенча туктатыла.
Русия Президенты Владимир Путин 2014нче елның мартында ГТО физкультура комплексын яңадан гамәлгә кертү турында указ чыгарды. Аңа ярашлы, мәктәп укучылары hәм студентлар белем дәрәжәсен генә түгел, хезмәткә hәм оборонага әзер икәнлеген дә күрсәтергә тиеш булачак.СССР чорында эшкәртелгән физкультура комплексы 10 яшьтән алып 60 яшькәчә кадәр кешеләргә кагылса, яңартылган комплекс 11 яшь категориясен үз эченә ала. Кеше 6 яшеннән алып ГТО нормаларын тапшырырга мөмкин.
Яшькә hәм сыйныфка бәйле ГТО нормалары берничә баскычка бүленә. Ћәр яшь өчен таләпләр аерым, спорт төрләре hәм күнекмәләр дә төрлечә булырга мөмкин, күнегүләрнең мәжбүри hәм ирекле төрләре бар. Кайчандыр гадәти булып саналган ГТО нормаларын бүген башкачарак кабул итсәләр дә аның асылы шул ук. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, хезмәткә сөю тәрбияләү, туган илне ярату хисен арттыруны ул максат итеп куя. Үсеп килүче буын өчен ул аеруча файдалы. Сәгатьләр дәвамында компьютер алдында утырганчы, саф hавада йөрү күпкә файдалы. Өлкәннәрнең үз сәламәтлеген кайгыртуы аларның гомерен озайта.
ГТО комплексының максаты да даими рәвештә физик күнүгүләр белән шөгыльләнү нәтижәсендә кешенең гомерен озайту hәм яшәү рәвешен сыйфатлы итү. Барлык яшь категориясенә караган кешеләрне күмәк рәвештә спортка ылыктыру. Ни өчен ГТО нормаларын тапшыру кирәк дип фикер йөртүчеләр бар. Иң тәүдә ул үзебез өчен кирәк. Төрле авыруларны профилактикалу, hәркем үзен яхшы хис итсен өчен кирәк. Якты сәламәт киләчәк өчен кирәк.
Житәкчеләр ГТО нормаларын алтын билгесенә тапшырганнарны материаль яктан хуплый. Өстәмә ял көннәре каралган. Укучыларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар бирә.
Үзенең физик әзерлеген тикшереп карарга теләк белдергән кешеләр „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексына тестлаштыру үзәгенә килә ала. Моның өчен нибары 5 адым эшләргә кирәк:
— иң тәүдә ГТО www.gto.ru сайтында теркәлергә;
— заявка тутырырга;
— медицина тикшерүе үтәргә;
— сынауларны үтәргә;
— Тантаналы шартларда аерма билгесе алу.
Белешмәләр алу өчен телефон: (34753) 2-20-32.


Фәрит ГАЛИМОВ,
„Яшьлек” комплексы директоры, тест үткәрү үзәге житәкчесе.

Читайте нас: