Барлык яңалыклар
Спорт
4 декабрь 2018, 17:56

Балтачлы Розана Кашапова спорт мастерлыгына кандидат минимумын яклаган

Норма 71 тапкыр. Үтәлеш-81! Балтачлы Розана Кашапова, Калугада узган ярышларда 24 килограмм авырлыктагы герне шулкадәр чөеп күтәреп, спорт мастерлыгына кандидат минимумын яклаган.



Шушы көннәрдә Калуга шәһәрендә гер спорты буенча бөтенрусия ярышлары үткән.



Башкортстан Республикасыннан җыелма команда составында Балтач балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Розана Кашапова да бу ярышларда катнашкан.

Гәүдә авырлыгы 63 килограммга кадәр спортчылар арасында спорт мастерлыгына кандидат минимумын яклау өчен Розанна Кашаповага 24 килограмм авырлыктагы герне 73 тапкыр чөеп күтәрү таләп ителгән.
Ә райондашыбыз герне 81 тапкыр чөеп күтәргән. Димәк, Розана Кашапова спорт мастерлыгына кандидат минимумын, таләп ителгән нормадан, зур аерма белән үтәгән, дип уртаклашканнар социаль челтәрдә.
Розананы бу дәрәҗәсе белән ихлас тәбрик итәбез. Спортчыга Халыкара аренадагы ярышларда да уңышлар юлдаш булсын!


Читайте нас: