Барлык яңалыклар
Спорт
29 ноябрь 2018, 12:19

Иске Балтач авылы егете Вадим Сәитов шашки буенча республика күләмендә алдынгы урыннар яулый.

Иске Балтач авылы егете Вадим Сәитов шашки буенча республика күләмендә алдынгы урыннар яулый.

Балтач егете оста шашкачы.
Интеллектуаль спорт төрен — шашки уенын җир шарында барысы да белә. Иң тәүдә ул акыл ияләре hәм хакимнәрнең шөгыле дип саналса, хәзер ул күп кешенең иң яраткан уенына әверелде. Иң борынгы уен булу сәбәпле, галимнәр аның кайчан килеп чыкканын да анык кына әйтә алмый. Нарда уенына охшаган тактага Вавилонда, казу эшләре вакытында тап булалар. Шул дәвердән алып ул төрле үзгәрешләр кичереп, дөньяның барлык почмакларында зур популярлык яулый.
Районыбызда акыл ияләренең уены белән ныклы дуслык булдырган шәхесләр байтак. Укучылар да, яшьләр дә аны үз итә. Иске Балтач авылы егете Вадим Сәитов шундыйларның берсе. Клара hәм Нәфис Сәитовларның гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән егет район үзәгенең 2нче урта мәктәбендә белем алган. Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында тракторчы­машинист hөнәрен үзләштергән. Шул елларда югары белем алу теләге туа. Кече яшьтән шашки уенын үз иткән, буш вакытларын интеллектуаль спорт төренә багышлаган егет өметле уенчыларның берсенә әверелде. Сигезенче сыйныфтан алып ул шашки буенча оештырылган спорт ярышларында катнаша, призлы урыннар яулый. Бүген ул Башкорт дәүләт аграр университетының 2 курс студенты.
Районга шашки буенча 5 тапкыр дөнья чемпионкасы Тамара Тансыккужина килүе, аның үсмерләргә осталык дәресләре бирүе Вадимга да зур йогынты ясый. Укучылар арасында шашки, шахмат уеннарын пропагандалауның максаты нәтиҗәләрсез калмый. Шул ук чарада Вадим Уфаның шашкачылар клубы җитәкчесе Наил Галләмов белән очраша. Шул очрашудан соң Наил Галимҗан улы Вадимның тренеры була. Вадим аның җитәкчелегендә республика зона ярышларында катнаша. Чиләбе, Казан шәhәрләрендә узган ярышларда призлы урыннарга чыга. Ишимбай шәhәрендә оештырылган Идел буе Федераль округы арасында узган бәйгедә өченче урын яулый. Быел районда Халыклар Бердәмлеге көне уңаеннан оештырылган шашки буенча ачык турнирда Вадим Нәфис улы беренче урын яулаган иде. Уңышлары өчен райондашыбыз тренеры Наил Галләмовка рәхмәтле.
Вадим Сәитов урман хуҗалыгы hәм агротехнологияләр факультетының икенче курсында белем ала. Студентлар арасында оештырылган БР спорт Уен лигасы да аңа уңышлар алып килә. Сайлап алу турнирыннан финалга нибары 32 көчле студент чыга. Райондашыбыз эрудицияле шашкачылар арасында иң күп балл җыеп, абсолют җиңүче була. Алтын медаль ала.. Үзенең тырышлыгы нәтиҗәсендә Вадим Башкорт дәүләт аграр университеты командасына алтын медаль яуларга булышлык итә.
Вадимны мондый уңышлары белән котлап, ирешеләгәннәрдә тукталмаска, арытабан да җиңү үрләрен яулавын телибез.
Читайте нас: