Барлык яңалыклар
Спорт
16 октябрь 2018, 11:45

Балтачлылар „Алтын көз-2018” юлсыз туризм чемпионаты җиңүчеләре

Балтачтан Илгиз Сәхипов экипажы„Алтын көз-2018” юлсыз туризм фестивалендә Русия чемпионы титулын яулаган.

Шушы көннәрдә Уфада троффи-рейдлар буенча узган ярышларда балтачлыларның Русия чемпионы титулын яулавы турында хәбәр алдык.
„Алтын көз-2018” юлсыз туризм фестивале руль артында үзен экстремаль шартларда сынарга яратучыларны җыя. Анда катнашу өчен көпчәкләре «4х4» формуласындагы автомашинаң булуы кирәк.
Бу ярышлар водитель һәмм штурманның кашылыклар булган трассаны җиңел һәм тиз уза алуы белән генә чикләнми. Экипаж урында орентирлашу осталыгын да күрсәтергә тиеш.
Ярышларда катнашкан Илгиз Сәхипов экипажы Русия чемпионы дәрәҗәсен яулавы турында редакциягә көярмәннәр социаль челтәрләр аша хәбәр итте.
Бу экипажның Русия, республика күләмендәге ярышларда моңа кадәр дә осталык күрсәткәне бар. Яз көннәрендә Нуриман районы Красный Ключ поселогында узган „23 часа Нуримана” ярышларында экипаж икенче урынга лаек булган иде.
Читайте нас: