Балтач таңнары
-12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
7 октябрь 2018, 12:45

Балтач спортчыларын Республика көнендә ярышларда көтәләр

11 октябрь көнне район үзәгендә Республика көненә һәи Русиядә Ирекмән елына багышланган спорт ярышлары үтәчәк.

Халык арасында сәламәт яшәү образын пропагандалау, спорт төрләрен поулярлаштыру, көчле спортчыларны ачыклау һәм шулай ук спортчыларның осталыгын камилләштерү максатында, 11 октябрь көнне район үзәгендә Республика көненә һәм Русиядә Ирекмән елына багышланган спорт ярышлары үтәчәк.

Шахмат буенча ярышлар Иске Балтач авылының «Ход конем» шахмат клубында оештырыла. Бәйгедә шахмат уйный белгән һәркем катнаша ала. Ярышта катнашучыларны теркәү 11 октябрь көнне 10:00 сәгатьтә башлана. 10:30 сәгатьтә ярышларга старт биреләчәк.

Шулай ук бу көнне “Яшьлек” физкультура савыктыру комплексында хатын-кызлар һәм ир-егетләр командалары арасында волейбол турнирлары үтәчәк. Хатын-кызлар командалары да ир-егетләр командалары да бәйгегә бердәм униформада килергә тиешләр. Командаларда җидешәр спортчы. Командаларны теркәү ярышлар уүткән көнне 9:00 сәгатьтә башлана. 10:30 сәгатьтә ярышларга старт бирелә. Ярышта катнашучыларның, медицина хезмәткәре кулы аша үткән исемлеген команда җитәкчесе бәйге башланганга кадәр мандат комиссиясенә тапшырырга тиеш.
Җиңүчеләрне бүләкләү Положениегә ярашлы башкарыла.
(Фотолар редакция архивыннан).