Барлык яңалыклар
Спорт
28 август 2018, 16:48

Балтачта районның иң көчле спортчы кыз һәм егетләре хөрмәтләнде

Район оешуның 88 еллыгы уңаеннан район мәдәният сараенда үткән тантана барышында сәхнәгә чемпионнар чакырылды.

Район оешуның 88 еллыгы уңаеннан район мәдәният сараенда үткән тантана барышында сәхнәгә чемпионнар чакырылды.
Балтач районы спортчылары Курск шәһәрендә үткән Уникенче җәйге авыл спорт уеннарында Башкортстанның җыелма командасы составында чемпион титулын яулады. Районның матур данын күтәргән спортчылар һәм аларны әзерләгән тренерлар уңышын залдагылар алкышлар белән озатты.
Менә алар — Балтачның иң көчле спортчы егет һәм кызлары:
Эльвира Баязитова — армспорт буенча республика чемпионы, 2нче урын;
Элина Аскарова — армспорт буенча республика чемпионы, 1нче урын;
Данис Шакиров,— уеннарда катнашучы;
Алмаз Хәбибуллин — спорт мастерлыгына кандидат, армспорт буенча республика чемпионы, 2нче урын;
Фәнүзә Вәлинурова — гер спорты буенча республика чемпионы;
Надежда Беляева — спорт мастерлыгына кандидат, гер спорты буенча республика чемпионы;
Айгиз Хәйдәршин — гер спорты буенча республика чемпионаты призёры;
Вадим Садиров — спорт мастерлыгына кандидат, гер спорты буенча республика чемпионы;
Айваз Сафетдинов — армспорт буенча тренер-преподаватель;
Ильяс Шәймөхәмәтов — гер спорты буенча тренер-преподаватель.
Район көнендә спортчыларга район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев истәлекле бүләкләр тапшырды, алдагы елларда районыбыз данын тагын да зуррак ярышларда матур күрсәткечләр аша арттыруларын теләде.
Читайте нас: