Балтачта эстремаль автоузыш үсеш ала баруы турында социаль челтәрләрдә һәм сайтыбызда бәян иткәнебез бар иде. Илгиз Сәхипов һәм Марат Хәйруллин экипажы Русия, республика күләмендәге ярышларда осталык күрсәткәне бар.
„Трофи-рейд” республика чемпионаты инде унбер ел дәвамында Нуриман районы Красный Ключ поселогында үтә. „23 часа Нуримана” ярышларыннан балтачлылар быел да читтә калмады.
Ярышларда Төмән, Екатеринбур, Чиләбе, Пермь өлкәләреннән һәм Башкортстан Республикасыннан килгән экипажлар катнашкан.
Ярыш өч категориядә оештырыла икән. Монда маршрут катлаулылыгы, автомашинаныһ камилләштерелүе исәпкә алына. Маршрут 30 километр озынлыкта. Ул җәяүләп та көч-хәл белән узарлык урман, таулар арасыннан үтә. Юлыһда адым саен диярлек ауган агачлар очрый. Һәр экипажга координатлар күрсәтелгән карта бирелә. Андагы һәр ноктаны табып, юлыһны дәвам итәргә тиешсең.
—Быелгы ярышта үзебезгә билгеләнгән маршрутта 27 ноктаны табарга тиеш идек. Адашмый, авырлыкларны түземлек белән җиңеп, маршрутны тугыз сәгать эчендә үттек. Безнең категориядәге ярышчылар арасында камилләштерелгән УАЗ, „Тойота” аввтомашиналарындагы экипажлар иде,—дип тәэсооратлары белән уртаклаша Марат Хәйруллин.
Ә былтыр 12 километр озынлыктагы маршрутны өч тәүлек дәвамында үткән экипажлар да булган икән.
Илгиз Сәхипов камилләштергән УАЗ автомашинасында катлаулы маршруттан үткән экипаж „Трофи-рейд”та икенче урынга лаек булган. Төмәннән килгән экипаж беренче урында.
—Ярышлар алдыннан ярдәм күрсәткәннәре, узыш барышында көярмән сыйфатында көч биреп торганнары өчен Айрат Солтановка, Денис Галиәкбәров, Илгиз Ногманов, Роберт Камилҗанов, Ринас Арслановларга экипаж исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез,—ди Марат Хәйруллин, спортчыларның бердәмлеген бәһалап. Ә ярышларда катнашу болай караганда гына җиңел кебек тоела. Уйлап карасаң, автомашинаны эвакуатор ярдәмендә транспортлау гына да никадәр чыгымнар таләп итә!
Ярышларның алдагы этабы июль аенда Төмән өлкәсендә үтәчәк..