Барлык яңалыклар
Спорт
12 апрель 2018, 18:04

Балтач районыннан 140 кеше ГТО нормаларын тапшырып “алтын билге”гә лаек булган

Ике ел эчендә районда ГТО нормаларын тапшырып 140 кеше "алтын билге"гә лаек булган. Чикләнгән җаваплылыктагы «Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте ведомство сак хезмәте хезмәткәре Рәмил Шайбәков шулароның берсе.

Халык арасында сәламәт яшәүне пропагадалауны максат итеп алган ГТО нормаларын тапшыру берничә ел элек кире кайтарылды. өлкәннәр, урта яшьтәгеләр, мәктәп укучылары арасында елның елында көчлеләр һәм җитезләр ачыклана. Ике ел эчендә районда ГТО нормаларын алтын билгесенә 140 кеше тапшырган. Көмеш билгесенә —110, бронза билгесеннә 184 райондашыбыз лаек булган. Чикләнгән җаваплылыктагы «Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте ведомство сак хезмәте хезмәткәре Рәмил Шайбәков ГТО нормаларын алтын билгесенә тапшырган райондашларыбызның берсе.
Сәламәт булу хәзерге көндә алтын, мәрҗәннәрдән дә кыйммәтрәк. Сау-сәламәт булу өчен нинди генә дарулар, ысуллар тәкъдим итмиләр. Ә аны кешенең үзеннән башка беркем дә саклый да, ныгыта да алмый. Тәү чиратта тән сихәте кешенең үзенә бәйле. Кече яшьтән спорт белән дус булырга кирәк дип ассызыклый алтмыш яшендә ГТО нормаларын алтын билгесенә тапшырган Рәмил Мөзиб улы. Иске Балтач авылында туып-үскән Рәмил Шайбәков әле булса Сәбих Вәлинуров җитәкчелегендә волейбол уйнаган вакытларын сагынып искә ала. Спорт кешегә тән сихәте белән бергә тәртип бирә. Балачакта һәрвакытта хәрәкәттә булдык дип билгели ул.
Хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң ул Бөре шәһәрендә водитель һөнәрен үзләштерә. Район үзәгендәге оешмаларның берсендә 6 ел водитель булып эшләгәннән соң, 1987 елда Когалым шәһәренә эшкә юллана. Ерак себер тарафларында 20 елдан артык водитель булып көч сала. Анда эшләгән вакытта махсус спорт белән шөгыльләнү түгел, бу хакта уйларга да вакыты булмый. Иртә таңнан төн урталарына кадәр гомерен руль артында үткәрә.
Хаклы ялда булса да өйдә кул кушырып утыру аңа хас түгел. 2011 елның көзеннән ул чикләнгән җаваплылыктагы «Коммуналь хуҗалык” җәмгыятенә каравылчы булып эшкә урнаша. Сабыр, аз сүзле, төгәл кешене яңа коллективта үз итәләр. Төрле спорт ярышларында теләп катнаша. “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексына йөзәргә йөри, тренажёр залында шөгыльләнә. Бер әзерлексез, тренировкаларсыз ГТО нормаларын алтын билгесенә тапшыру мөмкин түгел дип билгели. 2016 елда төрле оешмалар арасында оештырылган йөзү буенча ярышта өченче урын яулаган. ГТО нормаларын тапшырпучыларның район фестивалендә икенче урынга лаек булган .Район күләмендә оештырылган чаңгы ярышларында да призлы урыннар белән билгеләнгән. Пневматик винтовкадан атышу, ике километр ераклыкка йөгерү, пресс тибрәтү, яткан килеш кул көче ярдәмендә гәүдәне күтәрү кебек күнегүләрнеү үтәү аңа берни тормый. . ГТОның тугызынчы баскычын алтын билгесенә тапшырган спортчы әле дә яхшы формада.
Читайте нас: