Барлык яңалыклар
Спорт
5 апрель 2018, 18:57

Ипәшләрчә матч балтачлылар җиңүе белән тәмамланды

Шушы көннәрдә безнең район җирлегендә Аскын һәм Балтач районнары баскетболчы кызлары арасында дусларча матч оештырылды. Уен балтачлыларның җиңүе белән тәмамланды.

Шушы көннәрдә безнең район җирлегендә Аскын һәм Балтач районнары баскетболчы кызлары арасында дусларча матч оештырылды. Уен балтачлыларның җиңүе белән тәмамланды.
Баскетбол — халыкта элек-электән яратып кабул ителгән уеннарның берсе. 1891 елда Массачусетс штаты укучылары физкультура дәресләрендә күңелсез бер үк төрле күнекмәләр ясаудан арыганлыкларын укытучыларына белдерәләр. Укытучы үзе дә бу хәлгә бик борчылган була. Укытучы беркөнне балкон баганаларына персик төйи торган тартмаларны бәйли дә укучыларына кызыклы уен тәкъдим итә. Балалар ике командага бүленеп, көндәшләренең тартмаларына күбрәк туп кертергә тиеш була. Бу уен укучылар өчен шулкадәр мавыктыргыч тоела. Шушы көннән алып баскетбол дөнья буйлап тарала һәм бүген дә актуальлеген югалтмый.
Балтачлылар да баскетбол уенын яратып уйныйлар. Тренер Фәнүзә Вәлинурова кулы астында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә алты дистәгә якын бала бу спорт төре белән шөгыльләнә. Күптән түгел “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында Аскын районы һәм балтачлылар арасында дусларча матч оештырылды. Бәйге киеренке шартларда үтте. Нәтиҗәдә, Балтач районы аолейболчы кызлар командасы җиңү яулады. Иске Балтач 2нче урта мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Алсу Хөсәенова (капитан), 10 сыйныф укучылары Аделина Сабирова, Лиана Галимҗанова, Камилла Заирова, 9 сыйныф укучылары Алсу Гайниәхмәтова, Гөлназ Гәрәева, Миләүшә Хәмәтьярова, Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары Айгөл Вәлиәхмәтова, Эльвина Рәҗәповалар үзәләрен оста баскетбол уйнаучы буларак күрсәтте. Дусларча матч 40ка 17 исәбе белән тәмамланды.
Осталыкларын камилләштерү максатында волейболчы кызлар алдагы көннәрдә башка районнар спортчыларын да дусларча очрашуга чакырырга исәп тота.
Читайте нас: